ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
12 декабрь 2019, 16:55

Дәүләт законнарының төп гаранты

Бүген илебезнең бөтен төбәкләрендә Русия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә.

Бүген илебезнең бөтен төбәкләрендә Русия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә. Дәүләтнең төп документы 1993 елда бөтенхалык тавыш бирүе барышында кабул ителде.
Конституция – сәяси, юридик һәм идеологик документ. Конституциянең әһәмияте шунда – ул гамәлдәге хокук тәртибенең, законнарның юридик нигезе булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Русия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз. Аның төп принциплары ил төбәкләренең тотрыклы үсешен гарантияли. Бу документ нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла. Район гражданнарын шушы истәлекле дата белән котлап, тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек, уңышлар телибез.
Читайте нас: