ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
12 декабрь 2019, 17:40

Волонтерлар эшчәнлеге күпләргә үрнәк

Юмаш авыл биләмәсендә төрле эчтәлекле акцияләрдә катнашып,авыл тормышына үзләреннән өлеш керткән волонтерлар эшчәнлеге күпләргә үрнәк булып тора.Ватан Геройлары көнендә авыл модельле китапханәсендә «Ватан геройларына дан» дип аталган тарих сәгате үтте.

Юмаш авыл биләмәсендә төрле эчтәлекле акцияләрдә катнашып,авыл тормышына үзләреннән өлеш керткән волонтерлар эшчәнлеге күпләргә үрнәк булып тора.Ватан Геройлары көнендә авыл модельле китапханәсендә «Ватан геройларына дан» дип аталган тарих сәгате үтте.Тәүдә китапханәче Альбина Сайдякова укучыларны бәйрәм тарихы,хөкүмәт бүләкләре белән таныштырды,Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен һәлак булган якташ-геройларыбыз турында сөйләде.Алар арасында Яңа Семенкино авылыннан Василий Николаев һәм Иске Почкактан Шәйхелислам Сәлихов та бар.Җиңү яулаган каһарманнарның исемнәре һәйкәлләрдә мәңгеләштерелгән.Чарада катнашучылар волонтерлар белән бергәләп сугыш ветераннары турындагы мәгълүматлар язылган өчпочмаклы хатлар әзерләделәр һәм авы биләмәсендә яшәүчеләргә тараттылар.
Читайте нас: