ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
13 декабрь 2019, 17:10

Хәтерлибез, горурланабыз, хөрмәт белән баш иябез

Илебез өчен аерым әһәмияткә ия булган зур бәйрәм алдыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлекне башлап, районда ике күләмле чара оештырылды.

Илебез өчен аерым әһәмияткә ия булган зур бәйрәм алдыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлекне башлап, районда ике күләмле чара оештырылды. 3 декабрьдә – Билгесез солдат көнендә Чакмагыштагы Җиңү паркында тантаналы митинг үтте, сугыш яланнарында мәңгелеккә ятып калган һәм исемнәрен ачыклау мөмкинлеге булмаган яугирләрне хөрмәтләп, һәйкәл-стелага чәчкәләр салынды. Бу бәйрәм түгел, ә истәлекле дата. Ул ил азатлыгы өчен иң зур, бәһалап бетергесез хак – гомерләре белән түләп Бөек Җиңүне яулаган, әмма тарихка исемнәре языла алмый калган ватандашларыбызны искә алу, алар турындагы мәңгелек хәтерне буыннардан-буыннарга күчерү өчен кирәк.
9 декабрьдә илебез янә бер бәйрәмне – Ватан Геройлары көнен билгели. Ул дәүләтнең истәлекле даталар календаренә 2007 елдан гамәлдә.
Ватан Геройлары көне бүгенге Русия өчен аеруча мөһим. Бу көнне без төрле елларда һәм төрле эпохаларда халкыбыз азатлыгын һәм илебез бәйсезлеген яклап яуга китүчеләр алдында баш иябез. Без якташ Геройларыбыз белән горурланабыз. Истәлекле дата билгеләнгән көндә Җиңү Волонтерлары районыбыз Геройлары исемнәрен йөрткән урамнарга барып, анда яшәүчеләргә өчпочмаклы фронт хатлары рәвешендәге листовкалар таратып йөрде. Ул хатларда фронтта зур батырлыклар күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташлар турында мәгълүмат һәм фотолар урнаштырылган.
“Һәлак булганнар турында хәтерне саклый белмәсәң, исәннәрне яратырга өйрәнеп булмый”, – диләр. Ничек кенә булмасын, без үз илебез тарихын белергә һәм хөрмәт итәргә тиешбез. Ул – безнең тарих һәм ул инде башка төрле була, үзгәрә алмый.
Миләүшә Гобәйдуллина,
Яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы.
Читайте нас: