ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
13 декабрь 2019, 14:55

Хезмәтчәннәр мәнфәгатьләрен яклау хакына

Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзының районыбыздагы төбәк оешмасының алтынчы хисап-сайлау конференциясе үтте.

Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзының районыбыздагы төбәк оешмасының алтынчы хисап-сайлау конференциясе үтте.
Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Чакмагыш районы буенча төбәк оешмасының чираттагы алтынчы хисап-сайлау конференциясе эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм әлеге оешманың Башкортстан Республикасы буенча рәисе Ришат Мирһади улы Харрасов, конференциягә урыннардан сайланган делегатлар, яшьләр советы рәисе, муниципаль район хакимияте, районыбыздагы оешмалар, учреждениеләр вәкилләре һәм башкалар катнашты. Аны оешма рәисе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә карауга барлыгы тугыз мәсьәлә чыгарылды һәм алар һәммәсе дә җентекле тикшерелеп хәл ителде.
Иң тәүдә оешманың узган елның 7 апреленнән алып быел 6 декабрьгә кадәрге эшчәнлеге турында тулы хисап белән дәүләт хезмәткәрләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзының төбәк оешмасы комитеты рәисе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов чыкты. Шулай ук оешманың ревизия комиссиясе рәисе Эльвира Вазих кызы Әхсәнованың хисабы белән тулыландырылганнан соң, конференциядә катнашучылар әлеге чордагы эшчәнлекне бертавыштан уңай яктан бәһаладылар.
Киләсе ике мәсьәлә оешманың бишенче хисап-сайлау конференциясендә сайлап куелган эшче органнарының вәкаләте вакыты узуы һәм яңасын сайлап кую тәртибе турында булды. Алар да делегатлар арасында фикер аермалыклары тудырмады.
Чираттагы мәсьәлә алдагы чорга оешма рәисен сайлауга кагылышлы булды. Делегатлар бер тавыштан бу җәһәттән Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов кандидатурасын дәррәү хуплап, җитәкчелек дилбегәсен тагын да аның кулына тапшырды. Артабан комитет әгъзалары итеп муниципаль район хакимиятенең әйдәүче белгече Айсылу Марат кызы Халитованы, “Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең бүлекчә мөдире Руслан Ләбиб улы Гәрәевны, шушы ук үзәк директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдиновны, муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлегенең исәп-хисап, керемнәр бүлегенең беренче категорияле бел-гече Дамира Габдулхак кызы Мусинаны, муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эшчәнлеге буенча секторы мөдире Айгөл Илмер кызы Нәбиеваны, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизованы, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы директоры Рөстәм Фәвис улы Шәеховны сайлады.
Ревизия комиссиясе әгъзалары итеп муниципаль район хакимиятенең баш бухгалтеры Эльвира Вазих кызы Әхсәнова, хакимиятенең финанс идарәлегенең баш ревизоры Булат Ришат улы Әхмәдиев, инженер-программисты Илшат Рафаил улы Юнысов расланылды.
Конференция шулай ук бертавыштан Мәмдух Раил улы Шәрәфетдиновны Уфада үтәчәк ХХХ республика конференциясе делегаты итеп күрсәтте һәм аны ук, райондашларыбыз мәнфәгатьләрен яклаучы буларак, республика оешмасы комитеты составына кертергә дә тәкъдим белән чыкты.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр каралып беткәннән соң Уфа кунагы Ришат Мирһади улы Харрасов сүз алды. Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы эшчәнлеген ул республикада гына түгел, илебез күләмендә дә олы бәһалы, дип белдерде һәм оешмага Башкортстан Республикасы профсоюзлары үзәк комитетының Мактау грамотасын тапшырды. Ришат Мирһади улы зур канәгатьлек хисе белән югары профессонализм өлгеләре, вазыйфа бурычларын җаваплылык белән башкарулары һәм профсоюзда актив җимешле эшчәнлекләре өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән районыбыздагы оешма рәисе, “Изгелек территориясе” халыкны социаль яклау үзәге директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдиновны Башкортстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенең Почет грамоталары белән бүләкләде.
Башкала кунагы кулыннан дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе өлкәсе профсоюзларының республика оешмасының Почет грамоталарын шулай ук “Изгелек территориясе” халыкның социаль яклау үзәгенең профсоюз оешмасы рәисе Руслан Ләбиб улы Гәрәев, Чакмагыш мәгълүматконсультацияләр бирү үзәгенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлнара Ревинер кызы Гомәрова, муниципаль район хакимиятенең әйдәүче белгече, шулай ук профсоюз лидеры Айсылу Марат кызы Халитова, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы, профсоюз әгъзасы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, муниципаль район хаки-миятенең финанс идарәлегенең баш ревизоры, район оешмасының ревизия комиссиясе әгъзасы Булат Ришат улы Әхмәдиев та алды.
Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзендә районыбызда профсоюз эшчәнлеге турында югары бәһа биргәне өчен башкала кунагы Ришат Мирһади улы Харрасовка, эшчәнлекне үзбиеклегендә оештырган өчен Мәмдух Раил улы Шәрәфетдиновка, конференция делегатларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, артабангы эшчәнлекләрендә дә гел уңышлар теләде.
Читайте нас: