ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
13 декабрь 2019, 14:35

Су өзлексез булсын өчен

Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендә яшәүчеләрнең Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау җыенында барлыгы 60 кеше катнашты. Халык теләген тормышка ашыруга ирешүгә муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова күзәтчелек итте.

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендә яшәүчеләрнең Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау җыенында барлыгы 60 кеше катнашты. Халык теләген тормышка ашыруга ирешүгә муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова күзәтчелек итте.
Биләмә башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков җыелучыларның узган дүрт ел эчендә шушы программага нигезләнеп районыбыз авыл биләмәләрендә, шул исәптән үзләрендә күпме кичекмәстән хәл итүне сораган проблемалардан арыну мөмкин булуы турында хәтерләренә төшереп үтте, киләсе елда да аның дәвам иттереләчәге һәм биләмәдә яшәүчеләргә анда катнашу мөмкинлеге саклануы турында белдерде. Җыелучылар бертавыштан ризалык белдерде.
Андагы 2020 елга программада катнашкан очракта дәүләт казнасыннан бүленәчәк акчаның 10 проценты кадәргесен ирекле халык иганәләре тәшкил итәчәк (алдагы елларда 15 процент иде). Урындагы хуҗалык һәм район бюджеты 15әр процент өсти. Шактый җыелып киткән акчага биләмә халкын борчыган кичектергесез мәсьәләләрнең берсен хәл итү мөмкинлеге килеп туа. Моңа кадәрге җыеннарда тайняшлыларның фикере икегә бүленгән: 230 кеше Тайняш авылында яңа суалгыч башня урнаштыру яклы, 40 кеше Әхмәт авылында балалар мәйданчыгы булдыру теләге белән яна. Әлеге җыенда да халык фикере төпле өйрәнелде. Хөрмәтле авыл аксакалы Мөдәрис Хуҗа улы Гарипов белән урта мәктәп директоры Илзида Назыйм кызы Башмакова иң әүвәл су белән тәэмин итүдә өзлеклекләрне бетерүгә ирешик, артабан балалар мәйданчыгын да булдыру мөмкинлеге табылыр, дигән тәкъдим керттеләр. Җыенда катнашучылар бертавыштан яңа суалгыч башня алып урнаштыру яклы булды.
Артабан һәр йорттан күпмешәр сум акча җыю турында уртак карарга килделәр. Халык үтенечен канәгатьләндерү максатында “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов идарә карары белән 150 мең сум акча бүленәчәген вәгъдә итте. Хәлил Рәис улы район бюджетыннан да шулкадәр акча булачагы турында белдерде.
Артабан Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен тиешле документлар әзерләүдә ярдәмләшү, халыктан ирекле иганә акчасын җыю, эшләр барышын һәм сыйфатын контрольдә тоту өчен Фәдис Әмирҗан улы Кәримов, Мөдәрис Хуҗа улы Гарипов, Гүзәл Хәнәфи кызы Ханова, Илзида Назыйм кызы Башмакова, Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдретдинованы берләштергән инициатива төркемен бертавыштан сайлап куйдылар.
Эшләр барышында беркадәр акчаны янга калдыру мөмкин булса, шул экономияләнелгән сумнарны тулысынча 2021 елда әлеге программада катнашуга юнәлтергә килештеләр.
Агымдагы елда Тайняшның үзәк урамы шушы программа ярдәмендә асфальт өслеккә ия булды. Моңа ирешүдә зур тырышлык күрсәткән инициатива төркеме әгъзалары Фәдис Әмирҗан улы Кәримов, Мөдәрис Хуҗа улы Гарипов, Гүзәл Хәнәфи кызы Ханова Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Тайняшлыларның киләсе елга корган планнары уңышлы тормышка ашырылсын өчен төп шарт әнә шулай үтәлде.
Читайте нас: