ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
13 декабрь 2019, 14:45

Трактор – күп эшләрдә ышанычлы ярдәмче

Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе халкының киләсе 2020 елга Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау җыелышында муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова катнашты.

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе халкының киләсе 2020 елга Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау җыелышында муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова катнашты. Аны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова ачты һәм алып барды.
Яңабалтачлылар аның ярдәмендә кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирүче шушы программада берничә ел рәттән катнашып киләләр: тәүдә Чиялекулда суалгыч башня яңарта алганнар, артабан биләмә үзәгендә балалар мәйданчыгы коруга ирешкәннәр, быел исә Яшьләр, Коммунистик, Базы, Тынычлык урамнары юллары күтәртеп эшләнелгән. Киләсе елга да программа гамәлдә һәм биләмә халкының анда катнашырга мөмкинлеге дә бар. Залда утыручыларның һәммәсе дә аны кулдан ычкындырмаска булды һәм бердәм тавыш бирде.
Раушания Фәдир кызы алдан фикер алышулар мәлендә авылларда яшәүчеләрнең зур күпчелеге арасында үзләренең тракторына ия булу яклы икәнлеге дәлилләнелүен белдерде. Җәйләрен барлык авылларда да тыкрыкларда, бакча артларында, кеше яшәмәгән йорт алларында, юл читләрендә, елгалар буенда, күренеп торган урыннарда чүп үләннәрен чабып тору, кыш көне юлларны кардан арындыру өчен үз тракторың – ышанычлы ярдәмче, әлбәттә. Хөрмәтле аксакал Камил Хәби улы Васиковның шушы хакта дәлилләп сөйләвеннән соң җыенда катнашучылар моны бертавыштан дәллиләде һәм киләсе елда Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәме белән роторлы чапкычы, әйләндереп капламалы эттергече булган “МТЗ-82” тракторын сатып алырга ниятләрен белдерде.
Шушы теләкне тормышка ашыруга ирешүдә төп шартларның берсе – дәүләт ярдәменең 10 проценты күләмендә халык иганәсе акчасын туплау. Бу җәһәттән дә фикер уртак булды һәм биләмәгә караган авыллардагы һәр йорт ихатасыннан тәгаен суммада акча тупларга килештеләр.
Җыенда катнашкан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов хуҗалыктан бу максатта 150 мең сум ярдәм бүленәчәге турында идарә җыелышы карарын бәян итте. Тагын шул ук сумма муниципаль район бюджетыннан да бүленәчәк. Димәк, халык иганәсе дә үзвакытында тупланса, программада җиңеп чыгу өчен ныклы башланыч салынды, дияргә җирлек булачак. Бу акчаны үзвакытында туплау, шулай ук программа үтәлешен контрольдә тоту өчен биләмәдәге һәр авыл вәкилләрен – барлыгы 24 кешене берләштергән инициатива төркеме әгъзалары сайланды. Илсөяр Фәвил кызы Мусина, Гөлсинә Илфир кызы Баева, Илфир Әдис улы Баев, Юлия Илгиз кызы Гаязова, Сәмәрә Рәүф кызы Нәбиуллина, Эльвира Винер кызы Гайсина, Камил Хәби улы Васиков, Розалия Марат кызы Солтанова, Ринат Әхәт улы Вәлиев, Ирина Рузил кызы Садыйкова, Өлфәт Госсан улы Фәрхетдинов, Гөлнара Закирҗан кызы Имаева, Антон Владимирович Токунов, Светлана Вениамин кызы Бикмөхәммәтова, Әдия Мәүләви кызы Ваһапова, Нәсиха Фәнәси кызы Фәйзрахманова, Әнгам Әнвәр улы Әхмәтов, Рифа Әхмәтнәгыйм кызы Низамова, Резида Фәнзил кызы Хәмәдиярова, Виталий Вячеславович Фетисов, Розалия Каләмдәр кызы Хөрмәтуллина, Рима Миңнехаҗип кызы Гайнанова, Илдус Нәсим улы Сәитов һәм Әминә Әнис кызы Насыйрова үз авылларында яшәүчеләрдән иганә акчасын туплау белән беррәттән, программа үтәлешен ахыргача контрольдә тотачак.
Трактор сатып алганда акча экономияләү мөмкин булса, шул янга калган сумманы аңа агрегатлар сатып алуга юнәлтергә карар ителде.
Быел программада җиңеп чыгуга өлеш керткән инициатива төркеменең иң актив әгъзалары Роберт Альберт улы Явишев белән Глүзә Риф кызы Солтанова авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, Флизә Әнвәр кызы Гайнуллина, Флүзә Зиннур кызы Ханова, Лилия Мәгариф кызы Зиннәтуллина, Регина Фәнил кызы Әбдиева, Рифкать Сәетгәрәй улы Гәрәев, Светлана Валериан кызы Умырбаеваның үз вазыйфаларын намуслы башкарулары, халык ихтирамын яулаулары билгеләп үтелде.
Яңабалтачлыларның теләге, һичшиксез, тормышка ашып, тракторлары һәр эшләрендә ышанычлы ярдәмче булыр, дип ныклы ышанабыз.
Читайте нас: