ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
16 декабрь 2019, 16:40

“Урал- батыр”эпосы –тере тарихыбыз.

Рапат модельле китапханәсендә укучылар өчен «Урал -батыр эзләре буйлап” дип аталган чара оештырылды.Эпосның авторы –фольклорчы һәм чәчән Мөхәммәтша Бурангулов.Укучылар эпосның сюжеты белән таныштылар.Әсәрдә кешелек бәхете хакына аҗдаһа,елан һәм башка тискәре образлар аша Урал –батырның көрәше тасвирлана.

Рапат модельле китапханәсендә укучылар өчен «Урал -батыр эзләре буйлап” дип аталган чара оештырылды.Эпосның авторы –фольклорчы һәм чәчән Мөхәммәтша Бурангулов.Укучылар эпосның сюжеты белән таныштылар.Әсәрдә кешелек бәхете хакына аҗдаһа,елан һәм башка тискәре образлар аша Урал –батырның көрәше тасвирлана.Эпоста халкыбызның асылы,тарихы, гореф-гадәтләре,мәдәнияте,яшәү мәгънәсе,изгелек һәм явызлык,үлемсезлек кебек мәңгелек төшенчәләр үзенчәлекле итеп чагылдырылган.Урал-батыр турында видеоязмада тәкъдим ителде укучыларга.Аннан соң алар үзләре дә эпостан күренешләрне сәхнәләштерделәр,әсәрдән өзекләрне башкорт телендә сөйләп күрсәттеләр.Эпос-халкыбызның уникаль энциклопедиясе.”Урал-батыр “эпосы ул дөньяви әсәрләр белән бер дәрәҗәдә тора.
Читайте нас: