ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 декабрь 2019, 14:05

Калмашбашлылар да тракторлы булачак

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу турында ныклы карар белдерүгә бәйле йомгаклау сходына калмашбашлылар да бердәм әзерләнеп килде.
Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов белән муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева да катнашты.
Чараны ачып, Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов бүгенге җыелуның үзләре өчен никадәр мөһим булуын аңлатты һәм карар кабул иткәндә активрак булырга чакырды. Традиция буенча, Дамир Фәнил улы 2016-2019 еллар эчендә Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә районыбыздагы авыл биләмәләрендә, шул исәптән Калмашбаш җирлегендә дә кичекмәстән хәл ителүне таләп иткән күпме проблемалардан арыну мөмкин булуын бәян итте, бу җәһәттән дәүләт казнасыннан күпме акча юнәлтелүе, район бюджеты бүлгән сумма, шулай ук иганәчеләр ярдәме турында саннар китерде. Программа шарты буенча, дәүләт ярдәме күләменең 10 проценты күләмендә халыктан ирекле иганә акчасы булырга тиеш (башка елларда ул 15 процент иде).
Алдагы 2020 елга да программаның гамәлдә калуы турында белдереп, ул калмашбашлыларның анда катнашырга ризалыгын алды.
Азат Шәфигулла улы моңа кадәрге җыелышларда халык үзен борчыган теманы тәкъдим итүен белдерде: чапкычы һәм әйләндереп каплатмалы эттергече белән “МТЗ82” тракторына ия булырга. Әлеге җыенда катнашучылар да моны бертавыштан хуплады.
Артабан халыктан җыеласы иганә күләменә күчтеләр. Муниципаль район бюджеты 15 процент, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте 15 процент күләмендә үз өлешләрен кертәчәкләр. Дәүләт казнасыннан бүленәсе 1 миллион сумның 10 процентын биләмә авылларында һәр йорт башыннан билгеләнелгән суммадан җыярга җыен бертавыштан карар кабул итте.
Программада җиңеп чыгып, алынасы тракторның һәм аның агрегатларының сыйфатын күзәтчелектә тоту, шулай ук халыктан иганә акчасын җыю максатында инициатива төркеме әгъзалары сайлап куелды. Калмашбаш авылыннан Рима Альберт кызы Шәрипова, Гөлсем Галиәхмәт кызы Хаҗипова, Гүзәлия Фәнәвил кызы Латыйпова, Зинфера Зөлфәт кызы Садыйкова, Надежда Николаевна Гомәрова, Миләүшә Данис кызы Шәрәфетдинова, Иске Биккенәдән Гүзәлия Әхсән кызы Галина, Рәсимә Рәшит кызы Сәлимгәрәева, Миләүшә Фәнил кызы Гыйндуллина, Эльвира Фәнил кызы Нәбиуллина, Кашкардан Алина Фнүн кызы Хуҗагулова, Диларә Мәгънәви кызы Гәрәева, Гөлнара Нәҗип кызы Газизова бу эшне алып барачак.
Трактор сатып алган мәлдә тупланган акчаны экономияләү мөмкин булса, янга калдырылган акчаны ягулык-майлау материаллары сатып алуга юнәлтергә карар ителде.
Барлык шартлар да үтәлеп, конкурста җиңеп чыгуга ирешелсә, калмашбашлылар да тракторлы булачак. Аның ярдәмендә җәйләрен чүп үләннәрен чабып чыгарга, өмәләр мәлендә тупланган чүп-чарны төяп чыгарырга, кыш урамнарны кардан әрчеп торырга мөмкин булачак. Моның исә эшләрне тагын да җиңеләйтеп, яшәешебезне яхшыртуга булышлык итәчәге бәхәссез.
Читайте нас: