ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 декабрь 2019, 14:15

Районыбыз данын еракларга яңгыраттылар

Русия Конституциясе көне алдыннан муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышлаган “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафонында районыбыз данын еракларга яңгыраткан якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды.

Русия Конституциясе көне алдыннан муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышлаган “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафонында районыбыз данын еракларга яңгыраткан якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды.
Аны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев башкалабызда Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында “Туган ягым – Чакмагыш” дип исемләнгән районыбыз белән таныштыручы бай экспозицияле күргәзмә һәм районыбыз иҗатчыларының искиткеч матур концерты һәммәсен дә сокландырды, дип белдерде. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы вәкилләре дә, күренекле якташларыбыз һәм килгән кунаклар да соклану сүзләре генә җиткерделәр, диде ул. Алдагы елда үтәчәк зур бәйрәмнәрдә – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Бөтендөнья фольклориадасы һәм районыбызның 90 еллык юбилеенда да райондашларыбыз олы җаваплык һәм активлык белән аерылып торыр, дигән теләк белдерде. Ул шулай ук чакмагышлыларның төрле тармаклар буенча район, республика һәм илебез күләмендә дә даими җиңүле урыннар яулавы әһәмиятле булуы турында әйтте, киләчәктә дә шулай булып калачагына ышаныч зур икәнлеген яшермәде.
Иң тәүдә хакимият башлыгы кулыннан балалар сүрәтләре буенча республика бәйгесендә җиңеп чыккан иң яшь якташыбыз Диана Мостафина “Хезмәтне саклау – балалар күзлегеннән” бәйгесен оештыручылар Дипломын һәм истәлекле статуэтка алды.
“Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафонында актив катнашкан өчен муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатына:
Денис Илфак улы Мансуров – район мәдәният йорты директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары – район мәдәният йортының художество җитәкчесе;
Эльвир Венер улы Халиков – район мәдәният йорты директоры;
Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева – муниципаль район хакимия- тенең мәгариф бүлеге начальнигы;
Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева – “Дуслык” ансамбле җитәкчесе, Балалар сәнгать мәктәбенең хореография классы укытучысы;
Әлфинә Фәндүз кызы Гатауллина – район мәдәният йортының әйдәүче методисты;
Гөлсинә Рәмзис кызы Фәйзуллина – район мәдәният йортының баш бухгалтеры;
“Асылъяр” халык биюләре ансамбле (җитәкчесе – Гөлшат Илшат кызы Галләмова);
“Идел” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе – Ринад Вәкил улы Кәримов);
“Чулпан йолдыз” халык хатын-кызлар вокал ансамбле (җитәкчесе – Гүзәл Әсгать кызы Табишева);
“Замандашлар” халык театры коллективы (җитәкчесе Ревинер Әмир улы Гобәев);
“Сеспел” чуваш халык вокал коллективы (җитәкчесе Вера Иосифовна Фомина);
“Домисолька” балалар вокал ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Рамил кызы Шәймиева);
“Сезнең камиллегегез” (“Ваше совершенство”) фитнес-клубына (җитәкчеләре – Жанна Михайловна Ковалева һәм Эльвира Венер кызы Якупова);
“Лада” инструменталь ансамбленә (Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Резеда Мөнәвир кызы Төхвәтуллина, Светлана Вилүр кызы Вәлиева, Альбина Фәрит кызы Әхмәтова, Гүзәл Зөфәр кызы Шәрипова, Диана Ринат кызы Менглиева);
Эльвира Әхәт кызы Газизова – биләмәара район үзәк китапханәсе директоры;
Фәйрүзә Фәүзән кызы Гәрәева – декоратив-сынлы сәнгать остасы;
Айдар Хәйдәр улы Басыйров – район тарихи-крайны өйрәнү музее директоры;
Урал Фәвил улы Әһәдуллин – Балалар иҗат үзәге директоры;
Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов – үзәк район дәваха- нәсенең баш табибы;
Ратмир Фоат улы Камилҗанов – гимназия директоры;
Алмаз Рамил уды Бикмөхәммәтов – Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры;
Луиза Марсель кызы Абдрахманова – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры;
Рөстәм Фәвис улы Шәехов – өсте ябулы “Чакмагыш – Арена”боз шугалагы директоры;
Андрей Валерьевич Кулейкин – “Башкерамикс” җәмгыятенең Чакмагыш кирпеч заводы директоры;
Фидрат Талип улы Гәрәев – “Гидравлика” ачык акционерлар җәмгыятенең газ корылмалары җитештерү участогы начальнигы;
Миләүшә Риф кызы Низаева – архив мөдире;
Илвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова – Гаилә хезмәтенең районыбыздагы бүлекчәсе җитәкчесе;
Фәндидә Әүхәт кызы Галләмова – район кулланучылар җәм- гыяте идарәсе рәисе һәм шулай ук:
Мәкъбүл Әхнәф улы Гыйлемханов;
Элина Рәмзил кызы Әхмәдиева;
Ринат Хәниф улы Зиннәтуллин;
Миңсылу Жугали кызы Искуҗина;
Гүзәлия Наил кызы Галиева;
Геннадий Степанович Тимофеев кебек хезмәтенә мөкиббән киткән булдыклы якташларыбыз;
Шәхси эшкуарлар:
Рина Раян кызы Гәрәева;
Галина Васильевна Кулькова;
Наталья Мәгърүф кызы Кулькова;
Марат Глүс улы Миңнегалиев;
Азат Эльвер улы Гатауллин;
Илнур Рәфил улы Имаев лаек булдылар.
Хакимият башлыгы аларның һәммәсенә дә изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә актив булырга чакырды.
Читайте нас: