ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 декабрь 2019, 14:10

Тозлыкушлылар техника алу яклы

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Тозлыкуш авылы мәдәният йортында Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау җыелышында биләмәгә караган авыллар вәкилләре дәррәү тотынып үзләрен борчыган иң мөһим проблеманы уртага салып тикшерделәр.
Җыенда муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов белән муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәеваның, алдагы көнне генә сайлап куелган “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннановның да катнашуы тикшерелгән мәсьәләгә җанлылык өстәде.
Биләмә хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова җыенның көн тәртибен һәм максатын аңлатканнан соң Дамир Фәнил улы Низамов Җирле инициативаларны хуплау программасы гамәлгә кертелгәннән алып районыбыз авыл биләмәләрендә аның ярдәмендә тормышка ашкан халык хыялларын санап үтте, бу юнәлештә төрле чыганаклардан күпме акча тотынылуына хисап бирде, иң мөһиме – башкарылган һәр эш халык файдасына хезмәт итә, дип белдерде. Тозлыкуш авыл биләмәсенә караган авылларда да бу программа ярдәмендә күпкә ирешелгән, хәзер булдырылганны кадерләп саклау гына таләп ителә. Алдагы 2020 елга да программа гамәлдә кала, биләмәдә яшәүчеләрнең анда катнашырга теләге булуы белән кызыксынды ул. Җыен бертавыштан киләсе елда да дәүләт ярдәмендә кичекмәстән хәл ителәсе бер мәсьәләдән арынырга теләк белдерде.
Зөлфия Мөбәрәк кызы элек үткән җыеннарда төп өч мәсьәлә: чапкычы һәм әйләндереп каплатмалы эттергече белән “МТЗ-82” тракторына ия булу, Тозлыкушта үзәк урам юлларын ремонтлау, Тозлыкушта төнлә яктырту системасын булдыру күтәрелеп чыкты һәм фикерләр аермасын бүген хәл итү мөһим, дип белдерде. Сүз алып, хезмәт ветераны Флидә Гафарова иң тәүдә трактор алу турында уйланырга чакырды. Аны шулай ук “Алга” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Маннанов та куәтләде. Җыенда катнашучылар күпчелек тавыш белән трактор сатып алуны яклап чыктылар. Артабан конкурста катнашу өчен халык иганәсе күләмен билгеләү кирәк булды. Республика бюджеты күләме 1 миллион сумның 15 проценты кадәрге өстәмә муниципаль район бюджетыннан бүленәчәк. “Алга” кооператив-колхозы шулкадәр үк – 150 мең сум бүләргә әзер, дип белдерде хуҗалык идарәсе рәисе. Программа шарты буенча 10 проценты – ягъни 100 мең сумы халыктан ирекле иганә булырга тиеш. Аны унсигезе тулган һәр кеше исәбеннән билгеләнелгән суммада җыярга бердәм карар чыгарылды.
Документлар әзерләүдән алып конкурста җиңгәнче һәм трактор сатып алынганчы эшчәнлек алып бару, шул исәптән халыктан иганә акчасын җыю белән шөгыльләнү өчен Флидә Фоат кызы Гафарова, Миләүшә Гыйльман кызы Арсланова, Ирек Вәлиҗан улы Әюпов, Данис Өлфәт улы Дәүләтов, Илгиз Илдус улы Зыязов, Клара Гали кызы Хафизова, Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева, Илвир Фәһим улы Әхъяров, Гөлнәфис Флүр кызы Мостафинаны иициатива төркеме әгъзалары итеп сайлап куйдылар.
Программаны тормышка ашыру барышында беркадәр акчаны янга калдыру мөмкин булса, экономияләнелгән сумманы тракторга өстәмә агрегатлар һәм җайланмалар алуга юнәлтергә карар ителде.
Әйе, тозлыкушлылар да беткесез мәшәкатьләрне җиңеләйтү максатында техника алу яклы. Аның ярдәмендә бик күп эшләр үз вакытында үтәләчәгенә шик юк.
Читайте нас: