ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
18 декабрь 2019, 17:45

Озак яшәү сере

Районыбызда матур традиция яшәп килә.Олы яшьтәге юбилярларны котлау.Бу күркәм гадәт Юмаш авыл биләмәсендә дә дәвам итә.Шушы көннәрдә Макаровка авылында яшәүче Леонид Тихонович Соколов 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Районыбызда матур традиция яшәп килә.Олы яшьтәге юбилярларны котлау.Бу күркәм гадәт Юмаш авыл биләмәсендә дә дәвам итә.Шушы көннәрдә Макаровка авылында яшәүче Леонид Тихонович Соколов 90 яшьлек юбилеен билгеләде.Мондый юбилей –кеше тормышында бик мөһим һәм зур мәгънәгә ия,һәркемгә дә бу яшькә кадәр яшәү насыйп булмый бит.Леонид Тихонович авыр тормыш юлы узган,сугыш афәте кичергән,хуҗалыкта төрле эшләрдә намуслы хезмәт куйган ветеран.Тормыш иптәше Анна Ивановна белән акыллы,эшсөяр балалар үстереп олы тормыш юлына чыгарганнар.Юбилярны истәлекле туган көне белән Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева ,җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиясе”җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе Геннадий Степанович Тимофеев,биләмәнең яшьләр эшләре буенча белгече Эльфира Рәфис кызы Әхмәтшина тәбрикләде.”Эш турында уйлап яшәгәнгә,һәрчак хәрәкәттә булганга,Ходай ,шөкер,озын гомер бирде ,”-дип озак яшәү сере белән уртаклашты юбиляр.
Читайте нас: