ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 20:55

Бәйрәмне әзерләнеп көтәбез

Чыршы мәйданында күңел ачулар башланды

Чыршы мәйданында күңел ачулар башланды
Почтамт бинасы каршында Яңа ел бәйрәме символы – төсле утлар балкытып утырган яшел чыршысы белән боз мәйданчыгы төзелеп бетте. Узган атнада сишәмбе көнне анда күңел ачу чараларына старт бирелде.
Көн кичкә авышып килгәндә мәйданчык халык белән тула башлаган иде инде. Әлбәттә, әти-әниләре, картәти-нәнәйләре белән бергәләп биредәге хозурлык белән танышырга яшь райондашларыбыз – төрле яшьләрдәге балалар да килде. Кемнәрдер биредәге сыннар белән таныша, кемнәрдер боз шугалакларын сыный башлаганда мәйдан өстенә район мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Табишева башкаруында бәйрәм җыры таралды. Аның соңгы аккордлары тынуга импровизацияле сәхнәне мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров белән “Чаткылар” агитбригадасы җитәкчесе Гөлназ Сәлимова биләде. Җыелучыларга иң изге теләкләрен юллаганнан соң алар сәхнә түренә Эдуард Якуповны чакырып чыгарды. Күпкырлы талант иясе “Хуш киләсең, Яңа ел!” җырын башкарып, халыкның күңелен күтәреп җибәрде. Алып баручылар әлеге әкият дөньясын тудырган осталарны исемләп атап үтә башлады. ”Чакмагыш тораккоммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыятенең мастер Илгиз Сакаев җитәкчелегендәге уңган егетләре Динар Мөхәммәтҗанов, Замир Турсунов, Рәлиф Зәйнетдинов, Айнур Вәлиев, Риф Вәлиев, Салават Гыйльвановның оста куллары боз шәһәрчеген тиз арада күтәргән. Аларга төзелеш материалларын хәстәрләүдә “Башкиравтодор” предприятиесенең районыбыздагы юл төзү-ремонтлау, шулай ук су, газ белән тәэмин итү предприятиеләре, “Чакмагыш электр челтәрләре”, гимназия һәм беренче урта мәктәп коллективларының ярдәме зур булган. Алар хөрмәтенә Фидан Бикмурзин башкаруындагы “Ак карлар” җыры район халкының ихлас рәхмәт хисләренә кушылып яңгырады.
Боз шәһәрчегендәге тауларны, уен мәйданчыкларын Альберт Хисамов, Равил Халиков, Илшат Фәррахов, Илшат Ямалетдинов, Илшат Гомәров бөтен тырышлыкларын, осталыкларын салып төзегән. Яңа ел чыршысын күмәк көч белән урнаштырганнар. Бу эштә автокүтәрткеч машина йөртүче Илнур Гомәровның ярдәме зур булган. Скульптура композицияләрен, Кыш бабай һәм Карсылу сыннарын боздан Айдар Габдуллин белән Артур Җиһаншин уеп ясаган. Район электр челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре боз мәйданчыгының төсле утлар белән балкуын тәэмин иттеләр. Мастер Зимфир Халиков җитәкчелегендә электр монтерлары Илфат Бикмурзин, Айнур Таһиров, водитель Илдар Вахитов чыршыга гирляндалар элгән, боз мәйданчыгын төсле утлар белән әйләндергән. Бу уңганнарга багышлап район мәдәният йорты директоры Эльвир Халиков “Җиз кыңгырау моңнары” җырын башкарганда сәхнәгә Кыш бабай (Ревинер Гобәев) белән Карсылу (Гөлнара Шәймиева) килеп чыктылар. Үзләренә генә хас тылсым кодрәте белән тантана ияләре яшел чыршыда гына түгел, бөтен мәйданчыкта төсле утлар кабызды.
Халык күңел ачуында катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләп, иң изге теләкләрен җиткергәннән соң Карсылу “Яңа ел теләкләре” җырын ишеттерде, Кыш бабай тәмле күчтәнәчләр сипте. Халык көйләренә мәйданга төшеп, әкият геройлары халык белән бергә биеп күңел ачты.
Кыш бабай белән Карсылуны озаткач, алып баручылар боз шәһәрчеген төзүдә иганә ярдәме күрсәтүчеләрне атап үттеләр. “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (идарә рәисе Зәбир Гыйлемханов), шәхси эшкуарлар Илфир Әхкәмов, Ирек Шәрипов, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы (директоры Рөстәм Шәехов) шушы хозурлыкны тудыруда финанслата һәм транспорт ярдәме күрсәткән. Аларга ихлас рәхмәт сүзләреннән соң мәдәният хезмәткәрләре Фидан Бикмурзин, Гөлназ Сәлимова, Денис Мансуров, Ревинер Гобәев, Гөлнара Шәймиева, Эльвир Халиков матур җырлар бүләк итте.
Боз шәһәрчегендә беренче күңел ачу бәйрәме әнә шулай истә калырлык булып үтте. Йөзәрләгән якташыбыз анда рәхәтләнеп буш вакытын файдалы үткәрде. Ул һәр көнне райондашларыбызның яраткан күңел ачу урыны булып калыр, биредә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итәр, дип ныклы ышанабыз.
Читайте нас: