ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 12:10

Балаларга бәйрәм бүләк итеп

Шушы көннәрдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә кече яшьтән үк тормыш сынаулары белән көрәшергә мәҗбүр булган малайлар катнашлыгында рыцарьлар турниры оештырылды.

Райондагы мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә ел дәвамында балалар өчен күп төрле чаралар үткәрелә. Аларга сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган малайлар-кызлар да еш җәлеп ителә. Үткән айда Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова патронажы белән оештырылган чара – Балалар сәнгать мәктәбендә дүрт дистәдән артык кечкенә райондашыбыз өчен “Принцессалар балы” үткән иде. Шушы көннәрдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә кече яшьтән үк тормыш сынаулары белән көрәшергә мәҗбүр булган малайлар катнашлыгында рыцарьлар турниры оештырылды. Аны ачып, спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова чарага килүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм спорт учреждениесе, монда алып барылган секцияләр эшчәнлеге белән таныштырды, турнирда уңышлар теләде. Мәктәпнең тренер-укытучылары һәм хезмәткәрләре ике командага бүленеп җитезлектә көч сынашучы кечкенә рыцарьлар өчен кызыклы спорт ярышлары үткәрде. Чарада катнашкан Кыш Бабай белән Карсылу аларны хуплап, җиңүләргә дәртләндерде. Бәйге ике команда рыцарьларының да көчләре тигез булуын күрсәтте, турнирда дуслык җиңде.
Бу көнне ярышка чакырылган рыцарьлары алдында “Чыңгыз” боксер клубы спортчылары, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм Чакмагыш гимназиясендә эшләп килгән “Ваше совершенство” фитнес клубы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Кыю рыцарьларны котларга килгән тылсымчы Фея –– “Космик” кинозалы администраторы Эльвина Яхина аларга шарлар бүләк итеп, кылыч-шпагалар ясарга өйрәтте. Малайлар турнирдан яхшы кәеф белән таралышты, алар белән килгән әниләре чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әйткәндәй, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Яңа ел чаралары моның белән генә тәмамланмый әле. 28 декабрьдә аларны район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәмендә көтәләр.
Читайте нас: