ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 20:20

Бергәләп тотынсак кына

Ведомствоара комиссия утырышларында

Ведомствоара комиссия утырышларында
Муниципаль район хакимияте каршында эшләп килүче районыбызда эпидемияләргә һәм ВИЧ инфекциясе таралуга каршы көрәш комиссияләре узган атнада чираттагы киңәшмәгә җыелды.
Аларны шушы комиссияләр рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова алып барды.
Комиссияләр эшендә Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәлегенең Туймазыдагы төбәк бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова да катнашты.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә – республикабызда, шул исәптән Чакмагыш районы территориясендә ВИЧ инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик хәл турында иң тәүдә район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Урал Рәүзеләнәф улы Ирназаров, артабан санитар-эпидемиологик режим үтәлү максатында башкарылган конроль-күзәтчелек чаралары турында Туймазы территориаль бүеге начальнигы урынбасары Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова эчтәлекле, саннар белән дәлилләнгән чыгышлар ясады.
Фикер алышулар мәлендә яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, шулай ук утырышта катнашучы башка комиссия әгъзалары үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Утырыш материаллары буенча кабул ителгән җиде пункттан торган карарда районыбызда йогышлы чирләрне, шул исәптән ВИЧ инфекциясе таралуны искәртү максатында аерым учреждениеләр һәм оешмалар эшчәнлегенә дифференцияле программалар кертү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклы матдәләр һәм алкогольле эчемлекләр таралуны искәртү, чәчтарашханәләрдә (парихмахерская) һәм матурлык салоннарында инструментларны стерильләштерүгә ныклы күзәтчелек оештыру, ВИЧ инфекциясен йоктыруга юл куймау, андый чирле кешеләрне ныклап дәвалау һәм башкаларга йоктыруга юл куймаска ирешү, даими тикшерүләр үткәреп тору бурычлары куелды. Күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү очрагында административ җаваплылыкка тарттыру юллары билгеләнелде.
Берләшеп тотынып кына заман афәтләренә каршы торып була. Киләчәгебезне сәламәт итеп күрергә теләсәк, беребез дә бу эштә битараф калмаска тиешбез.
Читайте нас: