ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 16:35

Бу дөньяда могҗизалар булмас, димә...

Шушы көннәрдә Кыш бабайның ярдәмчеләре әзерләгән бүләк безнең Чакмагышка китерелде. Яңа ел тылсымчысының безнең райондагы ярдәмчеләре – Балалар моделле китапханәсе хезмәткәрләре, “Изгелек территориясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы начальнигы урынбасары Җәвит Хәбибуллин, социаль хезмәткәр Рәфизә Вәлиева, районның инвалидлар оешмасы рәисе Гүзәл Гыйлванова бүләкне тапшырырга дип София яшәгән йортка ашыктылар.

Яңа ел – һәркайсыбыз өчен дә иң яраткан һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Әлбәттә инде, балалар аны зур түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки нәкъ менә шушы бәйрәмдә иң могҗизалы теләкләр һәм беренче карашка тормышка ашмастай хыяллар да кабул була. Һәр кешенең күңелендә балачакның иң якты хәтирәсе булып саклана торгандыр ул Яңа ел бәйрәмнәре һәм тылсымлы төндә чыршы астында көтеп торган бүләкләр.
Әйе, замана балаларының Кыш Бабайга җиткергән үтенечләре дә төрле... Кемдер бүләккә айфон, кемдер пульт белән идарә ителә торган “текә” машина яки зур курчак алырга тели. Ә Чакмагышта яшәүче кечкенә кыз София Кыш Бабай аңа синтезатор бүләк итүен бик тә теләгән. Һәм 2018 елда, әле 2-нче сыйныфта укыганда, социаль хезмәткәр, озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Рәфизә Гатият кызы Вәлиева белән бергә шушы хыялы турында Кыш Бабайга хат язып, Бөек Устюг шәһәренә юллаган. София бик матур җырлый, музыка ярата. Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, аның иң зур теләге – синтезаторда уйнарга өйрәнү. Кечкенә кызчык әлегә ныгынып та бетмәгән бармаклары белән ручка тотып, бик тә тырышып үзе язган шушы хат, әлбәттә, адресатына барып җиткән.
Быел декабрь ае башында Мәскәү шәһәреннән Александр Вадимович һәм Наталья Алексеевна Бегаевлар Софияның укытучысы Рәфизә Гатият кызы белән телефон аша бәйләнешкә кереп, үзләренә шушы хатның тапшырылуы һәм кызчыкның үтенечен тормышка ашырырга теләүләре турында хәбәр итәләр.
Шушы көннәрдә Кыш бабайның ярдәмчеләре әзерләгән бу бүләк безнең Чакмагышка китерелде. Яңа ел тылсымчысының безнең райондагы ярдәмчеләре – Балалар моделле китапханәсе хезмәткәрләре, “Изгелек территориясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы начальнигы урынбасары Җәвит Хәбибуллин, социаль хезмәткәр Рәфизә Вәлиева, районның инвалидлар оешмасы рәисе Гүзәл Гыйлванова бүләкне тапшырырга дип София яшәгән йортка ашыктылар. Кыш Бабай белән Карсылу (китапханәчеләр Ильмира Шәфыйкова белән Эльнара Гусейнова) кызчыкны Яңа Ел белән котлап, чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк иттеләр: бергәләп хороводта әйләнделәр, җырладылар һәм әлбәттә инде, көтеп алынган бүләкне тапшырдылар. Бәйрәм шул кадәр күңелле үтте! Софияның шатлык тулы күзләрен һәм бәхетле елмаюын күреп, өлкәннәр аның үзеннән дә ныграк шатланды кебек. Бу чын-чынлап Яңа ел могҗизасы булды.
Бу чарада катнашучылар шундый зур бүләк алып җибәргән ерак Мәскәүдә яшәүче гади гаилә әгъзалары – Бегаевларга һәм Софияны татлы күчтәнәчләр белән сөендергән Иске Калмаш авылында урнашкан ЛАЭС ЛПДС “Чекмагуш” бүлекчәсенең нефтьчеләр коллективына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә. Әйткәндәй, нефтьчеләр мондый татлы күчәтәнәчләрне байтак әзерләгән әле. Алар сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар катнашлыгында китапханәдә үтәчәк Чыршы бәйрәмендә дә таратылачак.
Читайте нас: