ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 20:45

Муниципаль район Советы Президиумы утырышы

Узган атнада Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советы Президиумының чираттагы егерме алтынчы утырышы үтте.

Узган атнада Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советы Президиумының чираттагы егерме алтынчы утырышы үтте.
Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, физик культура һәм спорт өлкәсе учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә карауга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
  1. БР Чакмагыш муниципаль районында физик культура һәм спорт үсеше турында.
  2. БР Чакмагыш муниципаль районының Почет грамотасы белән бүләкләү турында.
  3. Күкрәккә тагыла торган “Баш- кортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы алдындагы казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләү турында.
  4. БР Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында.
  5. БР Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының утыз икенче утырышын чакыру һәм аның көн тәртибен билгеләү турында.
  6. Беренче мәсьәлә буенча Президиум әгъзалары алдында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, өсте ябулы “Чакмагыш – Арена” боз шугалагы директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, Яңа Балтач урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәргать Тәлгать улы Батыршин җентекле чыгыш ясадылар. Аның буенча карар кабул иткәндә депутатлар арасында фикер аермалыклары булмады.
    Артабан бүләкләнүләргә кагылышлы мәсьәләләрне муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова күтәреп чыкты һәм Президиум әгъзаларында бердәм хуплау тапты.
    Муниципаль район Советының чираттагы утыз икенче утырышын 20 декабрьдә Чакмагыш авылының мәдәният йортында үткәрергә карар ителде. Чара иртәнге унда башланачак һәм анда дистәдән артык мөһим мәсьәлә каралачак.
    Читайте нас: