ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 20:50

Муниципаль район Советының чираттагы утырышы

БР Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы утыз икенче утырышы район мәдәният йортында үтте.

БР Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы утыз икенче утырышы район мәдәният йортында үтте.
Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов, районыбызның шәрәфле гражданнары, ветераннар, хезмәт алдынгылары, хуҗалыклар, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, суд һәм хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, педагоглар, табиблар, фельдшерлар, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
  1. Агымдагы елның узган чорында Чакмагыш муниципаль районының алдан ясалган социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм тоташ елга бу җәһәттән көтелгән йомгаклар турында.
  2. 2020 елга һәм 2024 елга кадәр планлаштырылган чорга БР Чакмагыш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.
  3. 2020 елга һәм 2021 белән 2022 елларның планлаштырылган чорларына БР Чакмагыш муниципаль районы бюджеты турында.
  4. БР Чакмагыш муниципаль рйоны хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында.
  5. БР Чакмагыш муниципаль районында даими рәвештә вәкаләтләрен тормышка ашыручы җирле үзидарә органнарының сайлап куелган вазыйфа биләүчеләре хезмәтен матди дәртләндерүне көйләү тәртибен раслау турында.
  6. Чакмагыш авылының яңа урамына исем бирү турында.
  7. БР Чакмагыш муниципаль рай- онында авыл биләмәләрендә төзелешләрне проектлауның урындагы нормативларын раслау турында. 8. БР Чакмагыш муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән авыл биләмәләре арасында муниципаль район вәкаләтләренең бер өлешен авыл биләмәләренә тапшыру турындагы килешүне озынайту турында.
  8. БР Чакмагыш муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән авыл биләмәләре арасында авыл биләмәләре вәкаләтләренең бер өлешен җирле үзидарә органнарына тапшыру турындагы килешүне озынайтуны раслау турында.
  9. БР Җир һәм мөлкәт мөнә- сәбәтләре министрлыгының Чакмагыш районы буенча муниципаль милеккә идарә итү комитеты белән муниципаль район хакимияте арасында муниципаль милеккә идарә итү мәсьәләләре бенча хезмәттәшлек итү турындагы килешүне раслау турында.
  10. БР Чакмагыш муниципаль районның 2020 елда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуы турында.
  11. БР Чакмагыш муниципаль районы Советының 2020 елга эшчәнлек планы турында.
  12. Беренче өч мәсьәләнең асылын депутатлар һәм җыелучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов күтәреп чыкты. Саннар һәм фактлар бе-лән дәлилләнелгән аңлатмалы чыгышлардан соң алар буенча тиешле карарлар кабул иткәндә депутатлар арасында фикер аермалыклары булмады.
    Чираттагы өч мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сүз алды һәм шулай ук депу- татларның алар буенча бердәм карар чыгаруларына иреште.
    Артабангы мәсьәләнең асылын депутатлар игътибарына муниципаль район хакимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлеге начальнигы урынбасары – баш белгече Рөстәм Рәмзил улы Габидуллин тәкъдим итте һәм шулай ук каралган мәсьәлә уңай чишелеш тапты.
    Киләсе ике мәсьәлә буенча Салават Зәки улы Гыйззәтуллин үзе аңлатмалар бирде һәм шулай ук бу мәсьәләләр дә бертавыштан депутатларда хуплау тапты.
    Чираттагы мәсьәләне БР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Чакмагыш районы буенча муниципаль милеккә идарә итү комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы бүлек мөдире Луиза Фәрит кызы Нәбиева күтәреп чыкты һәм шулай ук ул да бердәм хупланылды.
    Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов алдагы 2020 елда Җирле иницитиваларны хуплау программасында катнашу турында җентекле хисап тотты һәм ул да депутатларның бердәм тавышы белән кабул ителде.
    Киләсе елга муниципаль район Советы эшчәнлеге турында Салават Зәки улы Гыйззәтуллин үзе сүз алды, аның тәгаен вакытлары күрсәтелгән һәм мөһим юнәлештәрне үз эченә алган программа белән таныштыруы депутатлар арасында фикер аермалыклары тудырмады, бердәм расланылды.
    Көн тәртибенә чыгарылган мәсьә- ләләрне карап беткәннән соң БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов белән Ирек Марс улы Усманов депутатларга һәм чарада катнашучыларга үз фикерләрен, изге теләкләрен җиткерде.
    Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзе белән чыкты, һәммәсенә дә агымдагы елдагы җимешле эшчәнлекләре өчен ихлас рәхмәт җиткерде, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән ихлас тәбрикләп, изге теләкләр белдерде.
    Читайте нас: