ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 20:35

Туган җирдән көч һәм куәт алып

Үзешчәннәрнең район фестивале

Үзешчәннәрнең район фестивале
Рапат авылының мәшһүр улы – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, кабатланмас бәрхәт тавыш иясе Илфак Мөҗип улы Смаков исемен йөрткән мәдәният йорты хезмәткәрләре Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган авыл биләмәләре үзешчәннәренең “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем…” дип аталган смотр-фестивале эстафетасын жанрлар төрлелеге, чагу чыгышлар белән бизәлгән матур эчтәлекле концерт күрсәтеп кабул иттеләр.
Фойеда ук халык иҗаты энҗеләре белән танышу мөмкинлеген күпләр бик фәһемле файдаланды. Концерт башланганчы матур бәйләм, тегү-чигү, төрле сыннар әзерләү белән шөгыльләнгән кул осталарының эшләреннән оештырылган күргәзмәне яратып карадылар, фоторәсемнәргә төшереп, танышлары-дуслары белән бүлештеләр, үзләре дә шул гүзәллек әсәрләре янында үткән мизгелләрне фотосурәтләргә төшеп сакларга карар иттеләр. Форсаттан файдаланып, рапатлылар иң тәүдә Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу максатында йомгаклау җыенын үткәреп, киләсе елда аның ярдәмендә түбәсе явымтөшемнән ышыкланган тренажер мәйданчыгын алып урнаштыру турында төпле карарга килделәр, конкурс шартлары төгәл үтәлсен өчен тиешле этапларны үттеләр. Бу турында гәзитебездә аерым язып чыгылганлыктан, аңа тукталып тормыйча, концерт турында сөйләргә күчәбез.
Шыгрым тулы залда биләмә авыллары халкы да, күрше-тирә авыллардан вәкилләр дә бар иде. Сәхнә тамашаны алып баручы Гөлфинә Ишморатованың туган җиребезнең кабатланмас гүзәллегенә мәдхия булып яңгыраган шигырь юлларын башкаруы астында ачылып, анда мәдәният йорты каршындагы “Моң” вокал ансамбле республикабызга дан җырлаган “Башкортстан” җырын яңгыратты. Артабан “Мирас” халык биюләре ансамбле “Типтәр татарлары биюе”н күрсәтте. Урындагы талант иясе Роберт Нәбиуллинның “Туган авылым” җырын башкаруы да темага тулысынча туры килеп тора иде.
Янә “Мирас” ансамбле биючеләре – бу юлы берсеннән-берсе чибәррәк кызлар заманча бию башкарды. Мәүлиха Хәмидуллинаның җырлавы да көчле алкышлар белән кабул ителде. Эльвина Кәримова турында аерым сөйлисе килә: ул нәфис сүз остасы да, матур җырчы һәм биюче дә, кашыкчылар ансамбле әгъзасы да икән үзе. Аның Ләйлә Дәүләтова шигырен сәнгатьле укып ишеттереп пәрдә артына кереп китүе белән сәхнәне ир-егетләр вокал ансамбле биләде. Әйтергә кирәк, үзе дә сәхнәдә чыгыш ясаучы авыл биләмәләре башлыкларын бармак белән генә санарлык. Радим Рәшит улы Латыйпов – шундыйларның берсе. Егетләр вокалы тигез тавыш белән “Туган авылым – Рапатым” һәм татар халык җыры “Эх, алмагачлары!”н яңгыратканда тамашачылар көчле алкышларын кызганмады. Исемнәре җисеменә туры килеп торган “Җиз кыңгырау” ансамбле әгъзалары әнә шулай яратып кабул ителде.
Эльвина Кәримованың ялгыз башкарган җыры, Илмир Батыров белән бал биюен тәкъдим итүе дә тамашаны җанландырып җибәрде. “Моң” ансамбле аккомпаниаторы Илдар Галиевның баянда уйнап рус телендә “Деревенька моя” җырын яңгыратуы көчле алкышлар белән озатылды.
Сәхнәгә яшь гимнастка Гөлназ Кәримова чыгып, искиткеч оста фигуралар күрсәтеп таң калдырды. Гөлүсә Мәҗитованың җырлавы һәрчак яратып кабул ителә, бу юлы да аны кабат-кабат сорап ике җыр җырлаттылар.
“Мирас” ансамбле кызларының чечен халык биюен башкаруы аерым бизәк булды. Тигез ритмга, җитмәсә егетләрчә оста итеп биегән кызларның һәр хәрәкәте соклану тудырды һәм тамашачы сөюен яулады. Гөлфинә Ишморатова Роберт Нәбиуллин белән дуэт итеп “Ике аккош” җырын яңгыратуга сәхнәне “Катюша” кашыкчылар ансамбле биләде. Кызлар һәм егетләр агач кашыклар кагып, башкорт халык көйләренә тезмә ишеттерде.
Роберт Нәбиуллин янә сәхнәгә чыгып, “Уфа юкәләре” җырын башкаруга Илмир Батыров белән Эльвина Кәримова татар яшьләре биюен күрсәтеп сөендерде. “Моң” ансамбле кызларының җыры, “Мирас” коллективының “Агыйдел дулкыннары” биюе дә ямь өстәде.
Иң матур, иң изге хисләрен тамашачы күңеленә җиткергән үзешчәннәр күмәкләп сәхнәгә чыгып, үзләрен яратып кабул иткән тамашачыларга рәхмәт хисләрен җиткерде, биләмә башлыгы Радим Латыйпов үзешчәннәрнең һәркайсының зур тырышлык салуына югары бәһа бирде.
Биюләрне Гөлшат Галләмова сәхнәгә куйды, вокал ансамбльләр чыгышларын Илдар Галиев белән Гөлфинә Ишморатова әзерләде. Музыка операторы – Айгөл Латыйпова. Рапатлыларның быелгы чыгышы да жюри әгъзаларында һәм тамашачыларда җылы тәэссоратлар калдырды.
Читайте нас: