ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 21:00

Яшь гаиләләр – игътибар үзәгендә

Русия Конституциясе көнендә муниципаль район хакимиятендә “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасының “Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” дигән юнәлеше буенча авыл җирендә даими яшәүче һәм хезмәт салучы гражданнарга, яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү яки сатып алуга социаль түләүләр бирелүе турындагы таныклыклар тапшыру тантанасы үтте.

Русия Конституциясе көнендә муниципаль район хакимиятендә “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасының “Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” дигән юнәлеше буенча авыл җирендә даими яшәүче һәм хезмәт салучы гражданнарга, яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү яки сатып алуга социаль түләүләр бирелүе турындагы таныклыклар тапшыру тантанасы үтте.
Бу программа авылда яшәүче яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуга булышлык итә. Аны тормышка ашыру районыбызны авыл хуҗалыгында ветеринария эшчәнлегендә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, физик культура һәм спорт тармакларында белгечләр һәм квалификацияле хезмәткәрләр белән тәэмин итүгә китерә, шулай ук авыл тормышына, авылча яшәү рәвешенә уңай караш тудыра.
Агымдагы ел башыннан безнең районда шушы прогрмма нигезендә 12 гаиләгә барлыгы 12 миллион 344 мең 780 сум 19 тиенлек социаль түләүләр бирелде. Өстәп 12 декабрьдә тагын биш гаилә мондый бәхеткә ия булды.
Авыл җирендә торак төзүгә яки сатып алуга социаль түләүләр алырга хокук бирүче сертификатларны түбәндәге гаиләләр алды:
Марат Сөләйман улы Насыйров гаиләсе. Ул үзе җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә механизатор булып эшли, тормыш иптәше Гөлназ Мәлих кызы – район үзәк дәваханәсе поликлиникасының өлкән шәфкать туташы. Өч бала үстерәләр.
Илдар Владимирович Дусеев гаиләсе. Гаилә башлыгы “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә төзелеш-монтаж эшләре мастеры. Иптәше Венера Валерьевна Юмаш урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укыта. Бер сабыйлары бар.
Илдус Ринат улы Исламов гаиләсе. Илдус үзе җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә машина-трактор паркын эксплуатацияләү буенча инженер. Иптәше Регина Наил кызы – бала тәрбияләү ялында. Ике нарасый үстерәләр.
Энҗе Илфир кызы Хәйруллина гаиләсе. Ул җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш сөт заводы” җәмгыяте бухгалтеры, бер бала үстерә.
Ләйсән Габидулла кызы Габдрахманова гаиләсе. Ул район үзәк дәваханәсендә күчмә фельдшер-акушер пункты акушеркасы, гаилә башлыгы Азат җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыятендә балта остасы. Ике балалары бар.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларга торак шартларын яхшыртуга булышлык итәчәк әлеге сертификатларны изге теләкләр белән тапшырып беткәннән соң “Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура комплексын үстерү” дәүләт программасы чикләрендә балалары туган (яки уллыкка алган) гаиләләргә социаль түләүләргә ия булуны раслаучы таныклыклар тапшыруга күчте. Бу программа торак мәйданы төзү яки сатып алуга ипотека кредитын каплату юлы белән гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга һәм республикада гаилә институтын ныгытуга, демографик хәлне яхшыртуга булышлык итә. Мондый сертификатларга түбәндәгеләр ия булды:
Илнур Әмин улы Ханов – әлегә вакытлыча эшләми, иптәше Альбина Ринат кызы – Яңа Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Инсаф Мәскүр улы Ганиев – РФ Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлеге консультанты, иптәше Сәрия Рәфит кызы район мәдәният йорты кассир-контролеры;
Гөлназ Рамил кызы Ямалетдинова – гимназиядә пешекче булып эшли, иптәше Вадим Вячеславович җаваплылыгы чикләнгән “Питон” җәмгыяте монтажчысы;
Миләүшә Наил кызы Даянова – район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы, иптәше Ришат Ринат улы “Аргос-Кедр” оешмасында водитель булып эшлиләр.
Айсылу Рәфил кызы Шәмсетдинова – йорт хуҗабикәсе;
Илгизәр Данис улы Фәррахов – “Сугурнефтегаз” оешмасында монтажчы, иптәше Әлфинә Айрат кызы – йорт хуҗабикәсе;
Булат Роберт улы Галиев – район эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсендә өлкән дәүләт юл хәрәкәте инспекторы, иптәше Динара Дамир кызы – күп функцияле үзәктә өлкән белгеч.
Лилия Флүр кызы Мәсәлимова – Кандра касабасында икенче урта мәктәптә инглиз теленнән укыта, иптәше Рөстәм Ринат улы Кандра беренче урта мәктәбендә тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәненнән укытучы. “Дәүләтебез ягыннан мондый ярдәм артабан да күрсәтелеп торачак”, – дип белдерде Реканс Фәнил улы йомгаклау сүзендә. Ул бүләкләнүчеләрнең һәркайсына исәнлек-саулык, яңадан-яңа хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, иминлек һәм озын гомер теләде.
Читайте нас: