ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 декабрь 2019, 20:30

Җыр-биюләр һәрчак яңгырасын

Иске Биккенә авылында берничә елдан соң кабат мәдәният йорты эшли башлады

Иске Биккенә авылында берничә елдан соң кабат мәдәният йорты эшли башлады
Муниципаль район хакимияте вазыйфасында эшчәнлегенең тәүге көннәреннән ук Реканс Фәнил улы Ямалеев оптимальләштерү кампаниясе чорында эшчәнлеген туктаткан учреждениеләрне кабаттан аякка бастыруны төп юнәлешләрнең берсе итеп билгеләгән иде.
Эзмә-эзлекле рәвештә бу мәсьәләләрнең хәл ителә баруы авыллар тормышын яхшы якка үзгәртүгә булышлык итүе дә бәхәссез.
Берничә ай элек Яңа Биккенә авылы клубы эшчәнлеген аякка бастырса, күптән түгел шундый ук шатлыклы вакыйга Иске Биккенә авылында булды. Яхшылап ремонтланган клубны ачу тантанасында муниципаль райн хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, район мәдәният йорты директоры Эльвир Венер улы Халиков, Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов, биләмә үзәгенең мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Яхшылап төзекләндерелгән, буялган, якты һәм җылы бина фойесында килгән кунакларны Калмашбаш авыл биләмәсе мәдәният хезмәткәрләренең фольклор төркеме әгъзалары “Хуш килдегез!” җыры белән каршы алды. Дәртле көйләр астында югары кунаклар да биюгә төшеп китте.
Биредә үк Гүзәл Латыйпова, Фәйрүзә Зыязетдинова, Мөнирә Сабитова, Рәвис Сабитов һәм Фәйрүзә Гәрәеваның кул эшләреннән чагу күргәзмәләр белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Пластик тәрәзәләр куелган, стенасы, түшәме, идәне һәм утыргычлар яхшылап ремонтланылган, буялган – кыскасы, яңарып киткән тамаша залы эчендә җылы һәм уңайлы, сәхнәсе дә ныгытып эшләнгән, өр-яңа пәрдәләр эленгән. Тантананы ачып, Калмашбаш мәдәният йорты директоры Рима Альберт кызы Шәрипова чарада катнашучылар белән таныштырып үтте һәм бүген эшчәнлеген башлап җибәрүче мәдәният йорты директоры вазыйфасында күптәнге коллегасы – озак еллар Калмашбаш авылында шушы вазыйфада үзен яхшы хезмәткәр, оста оештыручы, олы талант иясе, булдыклы кеше итеп күрсәткән Рәвис Муллаян улы Сабитовны күрүенә ихлас шат булуын белдерде.
Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Рамазанов искебиккенәлеләрне олы бәйрәм белән ихлас тәбрик итте. Бу авылда яшәгән һәм зур хезмәт уңышлары яулаган уңганнарны исемләп барлады, бүгенге көндә авылның йөзек кашын тәшкил иткән шәхесләрне атады. Мәдәният йортына яхшы ремонт үткәреп, аны яңадан ачуга ярдәм иткән муниципаль район хакимиятенә, бигрәк тә хакимият башлыгы Реканс Фәнил улына һәм аның урынбасарларына ихлас рәхмәт белдерде. Ремонт-төзекләндерү эшләрендә ихлас ярдәм кулын сузган һәм үзләре дә уртасында кайнаган берничә кешегә Рәхмәт хатларын тапшырганнан соң мәдәният йортында һәрчак җыр-биюләр яңгырап торуын теләде.
Артабан муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сүз алды һәм авыл халкын, бәйрәмдә катнашучыларны ихлас котлап, шулай ук изге теләкләрен җиткерде. Авылларда социаль объектларын аякка бастыру артабан да дәвам итәчәген белдереп, искебиккенәлеләргә күтәренке кәеф, яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде, биредә төзү-төзекләндерү җәһәтендә артабан да эшләр дәвам иттереләчәк, дип вәгъдә итте.
Мәдәният йорты директоры Рәвис Муллаян улы Сабитов үзенең чыгышында әлеге объектны төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәтүче һәммәсенә дә ихлас ярдәмнәре, үзенә күрсәткән олы ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм бөтен тырышлыгын авылдашларының ялын күңелле һәм файдалы үткәрүгә юнәлтәчәгенә ышандырды, үзе язган җырын башкарды.
Күрше Бүздәк районы Күзәй авылыннан коллегалары Радмир Ризванов искебиккенәлеләрнең шатлыгын ихлас уртаклашып, иң изге теләкләрен җиткерде һәм мари биюен өздереп башкарып, тамашачыларның алкышларына күмелде.
Мәдәният йорты ачылу уңаеннан бәйрәм концерты оештырылып, анда Альбина Нәбиуллина, Диларә Габдрәфыйкова, Зөлфия Даутова, Айгөл Кәримова, Фидан Сәхибгәрәев, Элина Габдуллина, Альберт Юнысов, Гөлчәчәк һәм Рәвис Сабитовлар башкаруында җырлар, халык уен кораллары ансамбле чыгышы, сәхнә ветераны Тимербикә Бәдамшинаның һәм Рима Альберт кызының сәнгатьле итеп шигырьләр укуы колакларны иркәләде.
Концерт тәмамлангач, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев халык белән аралашты, бирелгән сорауларга җавап бирде. Кичә ахырында фойеда рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачып таралышты авыл халкы.
Әйе, клублы авыл – ямьле, бәхетле авыл икәнлеге бәхәссез. Тыныч күк йөзе астында җырлап-биеп күңел ачып яшәүләргә ни җитә! Районыбызда мондый чаралар алдагы елларда да дәвамлы булыр, дип ныклы ышанабыз.
Читайте нас: