ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
27 декабрь 2019, 18:15

Кыш бабай – Чакмагышта

Яңа ел алды кичләре кабатланмас гүзәллеге белән үзенчәлекле. Ниндидер сихри мизгелләр күңелләрне иркәли, яңа көч-дәрт өстәп җибәргәндәй тоела.

Яңа ел алды кичләре кабатланмас гүзәллеге белән үзенчәлекле. Ниндидер сихри мизгелләр күңелләрне иркәли, яңа көч-дәрт өстәп җибәргәндәй тоела.
Күк йөзеннән балкып елмайган ай һәм шаярып күз кысышкан меңәрләгән йолдызлар яктысында аяк астында төрле төсләр белән җемелдәгән ап-ак кар өстендә үзеңне гүя әкият дөньясындагыдай хис итәсең…
Менә шундый кичләрнең берсендә быел да район үзәгенең төп боз мәйданчыгы янында могҗизалы хәл булды. Әлбәттә, анда соңгы кешеләрнең аяк тавышлары тынып беткәч кенә – югыйсә, могҗиза була мени ул?!
Кич төн урталарына авышып, кеше аяклары гына түгел, берәм-сәрәм үтеп йөрүче машина тавышлары да тынып торганда төньяк офык янында гаҗәеп балкышка игътибар иттем. Чын-чынлап төньяк балкышы иде менә – әйтерсең төсле утлар барлык оешма-учреждениеләр алдындагы мәйданчыклардан берьюлы офыкка күтәрелде! Ә алар, чынлап та, быел тагын да чагурак, күбрәк җемелди, әкият геройлары сыннары да үзенчәлекле ямь өсти. Беләм, аларның барысы да бер көнне – нәкъ Яңа ел каршы алынган мәлдә бермәлгә җанланып, бөтен халык белән бергәләп тантана итәчәген дә беләм. Ә болай күзләрне иркәләп, бәйрәм кәефе тудырып торулары сөендерә.
Чакмагышның төньяк өлешендә бер мизгелдә кабынган әлеге балкыш, әлбәттә, озакка бармады, әмма аның артыннан ук нәкъ безнең балачактагы кебек җиз кыңгыраулар чыңы, ап-ак кар өстендә ат тояклары тавышлары, чана табаннары чыжылдавы аермачык ишетелә башлады. Быел да мул уңыш белән сөендереп, инде йомшак ак җәймә астында кышкы йокыга чумган иксез-чиксез басулар өстеннән тояклары әле җирдә, әле күктә җемелдәвекләр очырып килгән пар атта… чынчынлап Кыш бабай белән Карсылу күзгә чалынды! Бабакай үзе генә түгел, нәни кызчыгы Карсылу белән икәүләшеп бәрәкәтле Чакмагыш җиренә учлап-учлап иң изге теләкләр белән ак карларга өстәп бәхет, бәрәкәт, иминлек, муллык, яңа хезмәт күтәренкелеге, хезмәт чәме, ирешелгән уңышлардан канәгатьлек һәм тагын да яхшырак итеп, тырышыбрак эшләү хисләре сибеп киләләр. Теге балкыш та әнә шуннан булып чыкты.
Җиз кыңгыраулар чыңы якыная барып, җиңелчә салкын җил битләрне чеметтереп үтте, ай нурлары астында көмеш кар бөртекләре аяк астына түшәлде. Район үзәге өстеннән ярсу атларын тыя алмыйча урап килеп, Кыш бабай тройкасын нәкъ боз мәйданчыгы янәшәсендә туктатты һәм Карсылуы белән бергәләп әкият шәһәрчеге эченә үтте. Әлбәттә, иң тәүдә аның сынаулы карашлары төсле утлар белән балкыган чыршыны, артабан боздан уеп эшләнгән фигураларны, таучыкларны, лабиринтны күздән үткәрде, “Мин Чакмагышны яратам!” дигән сын каршында тукталып алды, чыгышлар өчен әзерләнгән сәхнәне сыйпап карады.
Күренеп тора – бабай мәйданнан гына түгел, бөтен районыбыздан да канәгать. Түзмәдем, аның янына ашыктым.
–Хуш киләсең, хөрмәтле Кыш бабай! Исәнме, сылулардансылу Карсылу! Имин генә килеп җиттегезме? Ниләр күрдегез, нәрсәләр белдегез – сөйләп үтмәссезме икән? – дип сораулар яудыра башладым.
–Исәнмесез! Барлык уңганбулдыклы, шат күңелле, төрле хәлләрдә дә үзләренчә кала белүче кабатланмас чакмагышлыларга миннән күп сәлам! – дип сәламемне алды Кыш бабай. Нәни Карсылу боз шәһәрчегендәге һәр сынны кызыксынып күзәтеп йөргән арада без аның бабасы белән әңгәмә корып алдык.
–Имин генә килеп җиттек, рәхмәт! – дип әңгәмәсен дәвам итте Кыш бабай. –Әйләнеп килгән саен сөендерерлек вакыйгалар, күңелле яңалыклар, купшыланып, бизәлеп каршы алуыгыз сөенечле, шулай дәвам итегез, оланнар! Чакмагыш районына килеп керү белән үк һәр авылда бер яңа әйбер очратырга без күнегеп беттек инде, шулай да гел сокландыра белүегез куанычлы, афәрин!
Иң тәүдә күзгә чалынганы шул – матур, төзек юлларыгыз арта төшкән. Әнә, Тайняш үзәгенә асфальт түшәлгән, Рәҗәптә, Яңа Балтачта гына түгел, башка ваграк авылларда да урам юллары күтәртелеп эшләнгән. Гомумән, һәр биләмәдә күпмедер күләмдә юл салуга ирешкәнсез – бу бик тә мактаулы. Район үзәге белән Иске Калмаш авылларында шәһәр мохите тудырыла башлавы бигрәк тә шәп. Бу авыллардын тыш Имәнлекулда да күп катлы торак йортлар подъездлары ремонтланыла башлавы хуп. Асфальт өслекле юлларыгыз арта төшкән, бик яхшылап таш, үзле балчык һәм ком-таш катламнары түшәп салынганнары да дистәләрчә чакырымнардан арта.
Юл уңае Юмаш авылындагы күптән түгел сафка тапшырылган 95 урынлык өр-яңа балалар бакчасын күреп сокландык. Хәер, биредә ел саен нинди дә булса яхшы яңалык күрергә күнегеп беттек инде – быел да өметләр акланды. Митрә-Әюптә өр-яңа асфальт юлдан атларым җилдереп кенә үтте, өстәвенә модуль тибында өряңа фельдшер-акушерлык пункты менә-менә ачылырга тора икән! Башка һәр авылга күз ташласаң да – гел яңалык, күңелле вакыйгалар бихисап! Яши беләсез, афәрин, чакмагышлылар!
Район үзәген хәзер шәһәргә тиңләп була, дисәм – һич арттыру булмас. Әнә бит, өр-яңа йортлар саны арткан, күпме гаилә өй туйлаган! Социаль тәгаенләнештәге өч катлы торак йорттан күпме мохтаҗларга фатир биреп сөендергәнсез! Киләсе елга мотлак өр-яңа мәдәни ял паркында җилдереп үтәчәгемә, яр буендагы ял зонасында хозурланачагыма да ныклы ышанам – төзелешләре гөрләп баруны күзәтеп торам. Өр-яңа буагыз өстеннән атларым тоякларыннан очкын чәчрәтеп үтте, яңа микрорайоннарда быел гына төзелгән юллар да чаптарларыма бик охшады! Һәр оешма-учреждение каршындагы матур бизәлгән мәйданнарда да булдым – бик шәп! Эшли дә, яхшы итеп ял да итә белә белүегез сөенечле.
–Кыш бабай, ә бу уңышлар… – дип авызымны ачуга, ул, ак сакалын сыйпап торган бия-ләйләре белән йомшак кына битемә кагылды һәм дәвам итте:
–Белеп торам, үзем әйтеп бирәм! Быел да игенчеләрегез, терлекчеләрегезнең фидакарь хезмәте акланды – кырыс табигать шартларында да сез һәр гектардан иң югары уңыш алып сөендердегез. Тулай уңыш күләме буенча республикада икенче урындасыз. Игенчелектә һәм малчылыкта салган тырышлыгыгыз Башкортстан Хөкүмәтенең чираттагы Дипломы белән бәһаланылды! Күреп киләм – киләсе ел уңышлары өчен дә ныклы нигез салынган: басуларыгыз яхшы тәрбияләнгән, техника саклауга куелган, ремонт остаханәләрендә язга әзерлек эшләре кайный, фермаларыгызда тук маллар җылы торлакларда товарлылыкны көннән-көн арттыра бара. Төрле формадагы хуҗалыкларда зур хезмәт күтәренкелеге күренә, яңадан-яңа сәүдә-хезмәтләндерү нокталары ачылып тора, кешеләргә яңа эш урыннары, уңайлы яшәү шартлары арта. Менә карап киләм дә, яшел урманнарыгыз, агач утыртылган полосаларыгыз артканнанарта бара. Урамнарыгыз тагын да яхшыра, яктыра төшкән, һәр авылда шәһәрдәгедән ким булмаган өряңа йортлар арткан. “Булдырасыз, чакмагышлылар!” – дип белдерәсем килә. Шул юнәлештән тайпылмагыз берүк.
–Беләсеңме, Кыш бабай… – дип авыз ачуыма бабакайның тагын сүзләре табылды: –Нәрсәләр әйтергә теләгәнеңне күреп-белеп торам, олан. Әйтерегез дә бар шул. Саный китсәк, бик озак вакыт кирәк булачак. Ә минем дә, Карсылуымның да барасы, керәсе, күрәсе әйберләре күп әле. Шуңа да мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларыгызда ирешкән уңышларга тукталып тормыйк. Күп алар, күп яздыгыз да, телевизор аша да күреп тордык. Шуны гына әйтәм: Чакмагыш җирендә һәр тармакта менә дигән итеп эшли, гөрләтеп дөньясын да көтә беләләр! Сокланып туя алмаслык үзегезгә!
–Кимчелекләребез дә юк түгелдер инде… – дим. –Кимчелекләр эшләмәгән кешеләрдә генә булмый ул, ә сездә эш һәр тарафта кайнап тора. Кимчелекләргә караганда уңышларыгыз күбрәк тә, нәтиҗәлерәк тә. Вак-төякләрне үзегез күреп, үзтәнкыйть рухында төзәтә баруыгыз яхшы. Әйдәгез, бәйрәм көнне аларны хәтергә төшереп тормыйк инде. Белеп торам – сез аларны тиз арада төзәтә барачаксыз.
–Күрәм, бабакай, ашыгасыз бугай, – дим Карсылуын үзенә та- ба чакыра башлаган Кыш бабайга.
–Сәфәрегезне дәвам иткәнче райондашларыбызга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
–Барыннан да элек һәркайсыгызны җитеп килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас котлыйм! 2020 ел игелекизгелекләр, бары яхшылыклар гына алып килсен. Басу-кырларыгыз һәр елдагы кебек мул уңышлар белән сөендерсен, фермаларыгызда хезмәт шавы кайнасын, ит-сөт мул алынсын, башка тармакларда да бөтен эшләр уң барсын! Хезмәтсөяр чакмагышлыларның бөтен өметләре аклансын, хыяллары тормышка ашсын, һәр юнәлештә гел җиңүле үрләр яуларга насыйп булсын! Барыгыз да сәламәт булыгыз, имин яшәгез, йортларыгызда бәхетсөенечләр генә хакимлек итсен, якыннарыгыздан тик шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп торыгыз! Һәркайсыгызга бәхет, уңышлар, олы казанышлар гына телим, бәрәкәтле тормышта имин озын гомер кичерергә, тагын бик күп Яңа елларны бергә-бергә шатланып каршы алырга язсын!
–Рәхмәт, Кыш бабай, изге теләкләреңә!
–Ә хәзер саубуллашыйк инде, безне көткән җирләр күп, барысына да өлгерергә кирәк. Яңадан күрешкәнгә кадәр хушыгыз! – дип, Кыш бабай белән Карсылу берсеннәнберсе матур ярсу атлар җигелгән бизәкле чанага утырып, җиз кыңгыраулар чыңлатып, тояк асларыннан очкыннар чәчеп торган чаптар атларда артабан кузгалдылар. Алар офыктан югалганчы сихри балкыш дәвам итте, тын районым өстенә бәрәкәтлек теләп, йомшак ак кар бөртекләре түшәлде.
Изге теләкләрең кабул булсын, Кыш бабай! Без дә, аның кушканнарын үтәп, алдагы елларны да иминлектә, мул табыннар артында дус-туганнар, якын кешләребез белән ирешелгән уңышларга сөенеп, алга тагын да зуррак максатлар билгеләп каршы алып торыйк. Илебез елдан-ел куәтләнә барсын, тыныч күк йөзе астында бергә-бергә хезмәт чәме белән яшик!
Читайте нас: