ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
27 декабрь 2019, 18:15

Яхшы кәеф бүләк итүчеләр

Булдыклылар заманы

Булдыклылар заманы
Яңа ел алды көннәрендә район үзәгендә чираттагы сәүдә ноктасы эшчәнлеген башлап җибәрде. Тынычлык урамының төзелеп кенә беткән иң беренче йортында “Чәчәкләр. Бүләкләр” кибете эшли башлады.
Яшь эшкуарлар Эльвира һәм Руслан Бикмөхәммәтовларның күңел җылысы салынган бу кибеткә килүче һәркем мотлак яхшы кәеф алып китәдер ул. Берсеннән-берсе чибәр, мөлаем елмаеп, кешеләргә ипле мөгамәлә белән кирәкле товарларны үзләре теләгән зәвыкка тәкъдим итүче бу парлар янында үзеңне, һичшиксез, башка дөньядагыдай хис итәсең.
Эльвира ханым белән әңгәмәлә- шеп алдык. Чакмагыш икенче урта мәктәбенә укырга төшеп, ул гимназиягә әверелгәч урта белем турында аттестат алып чыккан бөтерчек кебек актив, һәрнәрсәне белергә омтылган, барлык чаралар уртасында кайнаган гел елмаюлы йөзле ул кызны белмәүче кеше сирәктер дә әле. Башкалада дизайн көллиятендә дә гел “бишлегә” укыган кыз “кызыл диплом”га ия була. Артабан Башкортстан дәүләт педагогия университетында дизайн факультетында югары белем ала. Егерме яшендә эшкуарлыкка тотынып, үз фотостудиясен ача. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр бервакытта да төшенкелеккә бирелә белмәгән бу кызның күпкырлы ярдәмен даими тоеп тора. Эльвира матур итеп фоторәсемнәргә төшерүдән тыш укытучыларга, тәрбиячеләргә дидактик эшләнмәләр, портфолиолар әзерләшә, төрле чараларны фоторәсемнәрдә сурәтләп калдыруда ярдәм итә. Әлбәттә, матур бүләкләр әзерләүдә дә аңа мөрәҗәгать итүчеләр күп булуы аңа эшчәнлеген тагын да киңәйтергә этәргеч бирә. Бүген инде тере чәчәкләр сату гына түгел, алардан теләсә кайсы зәвыкка туры килерлек матур гөлләмәләр дә төзеп бирә, истәлекле бүләкләр сайлап бирешә, эшлекле тәкъдимнәр, үтемле киңәшләр дә бирә.
2015 елда тормышын Руслан Фәдис улы Бикмөхәммәтов белән бәйләп җибәрәләр. Үзен ярты сүздән аңлап яшәүче, гел ярдәмләшеп торучы җан сөйгәне белән матур тормышта кызлары Данелияне үстерәләр. Эшкуарлыкка чагыштырмача соңрак тотынса да, Руслан да үзен үтә актив, булдыклы кеше итеп танытырга да өлгерде инде. Районда үткән күп чараларда иганә ярдәме күрсәтеп тә игелек җыя булдыклы яшьләр.
Эльвираның әтисе Радис Радий улы ерак Себер тарафларында эшләп йөри, әнисе Альмира Фәһим кызы “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияче. Борхановлар гаиләсендә Эльвирадан тыш Эльвина һәм Элина исемле кызлар да үсә.
Русланның әтисе Фәдис Гыйлемҗан улы озак еллар район хакимиятендә җитәкче вазыйфалар биләде, хаклы ялда булса да, һаман актив эшчәнлек алып бара. Әлеге вакытта ул 2020 елда үтәчәк җанисәп алу буенча районыбызда эшчәнлекне оештырып йөри. Әнисе Резеда Әхсән кызы мәктәптә укытып, хаклы ялга чыкты.
Әлеге магазинны яшь эшкуарлар ике яклап та әти-әниләре ярдәме белән төзегәннәр. 2017 елда тәүге казыклары кагылган мәлдән башлап ачып җибәргәнче һәр кирпечен, һәр казагын үз көчләре белән булдырган алар. Икенче катта фотостудия ачарга җыеналар икән, анда да эш төгәлләнеп килә инде.
Тыштан ук үзенә ымсындырып торган бу сәүдә кибете һәр кешегә мотлак күтәренке кәеф, бетмәс сөенечләр генә бүләк итәр, дип ышанасы килә.
Читайте нас: