ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
9 гыйнвар 2020, 19:10

Төкле аягың белән, сабый!

Район үзәк дәваханәсенең бала турыру бүлегендә 8 гыйнварда быел тәүге сабый – ир бала дөньяга килде!Район үзәк дәваханәсенең бала турыру бүлегендә 8 гыйнварда быел тәүге сабый – ир бала дөньяга килде!

Район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 8 гыйнварда быел тәүге сабый – ир бала дөньяга килде!
Район үзәгендә матур итеп гомер юлларынан үтүче яшь парлар – Сөмбел һәм Илдар Кәлимуллинарның беренче мәхәббәт җимешләре көндезге сәгать 1 дә якты дөньяга аяк басты. Буе 52 сантиметр булган яшь баһадирның авырлыгы 3 килограмм 60 грамм тәшкил итә.
Уйбулат авылында туып үскән яшьләр былтыр апрельдә район үзәгендә фатир сатып алып, биредә төпләнгән. Егерме бер яшьлек Сөмбел Рим кызы җаваплылыгы чикләнгән “Агроторг” Пятерочка” җәмгыяте магазинында администратор, Илдар Финат улы Себер тарафында бораулаучы булып эшли, 10 гыйнварда үзенә дә егерме дүрт яшь тулды.
Гаиләдә теләп, көтеп сабыйга әтисенә аваздаш итеп Илдан исемен кушарга ниятлиләр икән. Әнисе дә, сабый да үзләрен яхшы хис итәләр.
Илданга пар канатлы тату тигез гаиләдә сәламәт һәм бәхетле булып үсәргә насыйп булсын. Абый да булырга язсын үзенә һәм бер генә тапкыр да түгел. Кәлимуллиннарны ихлас күңелдән тәбрик итеп, парлы-барлы җитеш тормышта сабыйларына ныклы терәк булып, бәхетле тигез озын гомер телибез.
Читайте нас: