ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 гыйнвар 2020, 14:30

Хезмәт төбе – олы хөрмәт

Башкортстан Конституциясе көнендә муниципаль район хакимиятендә алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте.

Башкортстан Конституциясе көнендә муниципаль район хакимиятендә алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте.
Гадәттәгечә, Башкортстан Республикасы Конституциясе көнне муниципаль район хакимияте башлыгы төрле тармакларда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән бер төркем райондашларга бүләкләр тапшырды.
Тантананы ачып җибәреп, ул узып баручы елда ирешкән уңышларга, районыбызда булган мөһим вакый галарга, яңа ачылган объектларга тукталды. Боларның һәммәсенә дә ирешүдә булдыклы, хезмәтсөяр чак магышлыларның төрле өлкәләрен дә үзүзләрен аямый хезмәт өлге ләре күрсәтүләре аркасында ире шелүен горурланып белдерде. Шу нысы шатлыклы, районыбыз да нын тотучы уңганнар бу уңышлар серләрен өлкән буын вәкилләреннән кабул иткән, аларның зур күпчелеге бүген дә үтемле киңәшләре, фәһемле тәкъдимнәре белән яшьләргә төрле өлкәләрдә уңышка ирешү серләрен төшендерә. Хакимият башлыгы бу юлы да бү ләкләүне әнә шул олы хөрмәтихти рам яулаган өлкәннәрдән башлады.
Күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” белгесенә
Әфидә Гыйният кызы Латыйпова – педагогик хезмәт ветераны, күп еллык стажга ия тирән белемле һәм иҗади эшләүче укытучы, актив җәмәгатьче лаек булды. Педагог эшчәнлеге белән беррәттән ул Тозлыкуш авыл Советы башкарма комитеты секретаре һәм рәисе вазыйфаларын да башкарды. XIX чакырылыш халык депутатларының Чакмагыш район Советы депутаты да булды. Әлегә кадәр авылдашлары, авыл тормышы турында үтемле мәкаләләр язып тора. Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә шундый югары бүләккә ия булды.
БР Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәһим Габбас улы Әхмәтов – районның агросәнәгать комплексы ветераны. Төрле елларда Ленин исемендәге колхозның баш агрономы, партия оешмасы секретаре, артабан районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сыйфатына күзәтчелек инспекциясенең баш инспекторы булды. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә ия. Югары һөнәри осталыгы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 85 яшьлек гомер үрен билгеләп шушы бүләккә лаек булды.
Рива Шәрифҗан кызы Моратова – озак еллар район мәгьлумати исәпләү станциясе начальнигы урынбасары вазыйфасында эшләп, үзен яхшы әзерлекле профессионал белгеч итеп күрсәтте, статистика өлкәсендә бөтен мәсьәләләрдә остаз, район халкы арасында олы абруйихтирамга ия. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде.
Нурия Нигъмәтҗан кызы Фәхретдинова – район агросәнәгать комплексы ветераны, Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры. Ул да быел 80 яшьлек юбилеен билгеләде. Әлеге бүләккә күпьеллык намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеше һәм Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилее уңаеннан лаек булды.
Ришат Ногман улы Әхсәнов – район агросәнәгать комплексы ветераны. Төрле елларда авыл хуҗалыгында җитәкче вазыйфаларда ул үзен төпле белемле белгеч, оста оештыручы, булдыклы, үз артыннан җиңүләргә әйдәүче җитәкче итеп танытты, хаклы ялда да активлыгы белән аерылып тора. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде.
Районыбызның иң югары бүләге – БР Чакмагыш муниципаль районының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр:
Раушания Һади кызы Гатауллина – җаваплылыгын чикләнгән “Калинка” җәмгыяте директоры. Ул районыбызда үткән барлык чараларда иганә ярдәменнән баш тартмый, социаль приютка, балалар уч реждениеләренә дә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Югары һөнәри осталыгы, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерүгә керткән шәхсән зур өлеше һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде.
Галя Мефодьевна Игнатьева – Юмаш утра гомум белем бирү мәк тәбе директорының укыту-тәрбия бирү эшчәнлече буенча урынбасары. Ул коллективта үзен иҗади эшләүче, инициативалы педагог итеп танытты, коллегалары, укучылар һәм әти-әниләре арасында олы ихтирамга ия. Күпьеллык намуслы хезмәте, үсеп килүче яшь буенча белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә шәхсән зур өлеше өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан әлеге бүләккә лаек булды.
Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Павел Рюрикович Качкаевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Айрат Әнвәр улы Мәһәдиев – «Бердәм Русия” сәяси партиясенең урамдагы бүләкчесенең башкарма секретаре, күпъеллык намуслы хезмәте, актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге өчен бүләккә лаек булды.
Илгизәр Гали улы Исхаков – “Дүртөйлегаз” җитештерү идарәле генең райондагы эксплуатацияләү хезмәте начальнигы, муниципаль район Советы депутаты, югары һөнәри осталыгы, күпъеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бүләкләнде.
Динара Филарит кызы Шәйморатова – авыл биләмәләре хаки миятләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе бухгалтеры. Югары һөнәри осталыгы, җирле үзидарә органнарында озак еллар намсулы хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бәһаланды.
БР Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын саклау буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатына
Айгөл Винар кызы Гәрәева – шәхси эшкуар, “Домино” магазины директоры лаек булды. Бу бүләк аңа эшендә зур уңышларга ирешүе, юга ры һөнәри осталыгы өчен бирелде.
БР Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булдылар:
Эльвира Солтангәрәй кызы Гәрәева – велоспорт буенча дөнь чемпионы Айгөл Гәрәеваның әнисе. Эльвира ханым хаклы рәвештә авыл халкының ихтирамын яулап яши, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Айгөл ирешкән югары уңышта әни сенең гаиләдә салган тәрбиясе дә зур өлеше алып тора.
Айдар Таһир улы Даутов – мунципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы. Күпъеллык намуслы хезмәте белән районда агрономнар хезмәтен үстерүгә лаеклы өлеш кертте. Югары квалификацияле белгеч, оста җитәкче дә. Районыбыз елдан-ел авыл хуҗалыгы культуралары уңышы буенча республикада беренче килүдә, үсеш темпларын арттыра баруда аның өлеше дә зур. Быел ашлыкның тулай җыемы 191 мең тонна тәшкил итте. Һәр гектардан уртача 41әр центнер иген тупланды – бу соңгы дистә елда районыбыз ирешкән иң югары күрсәткеч булып тора.
Айрат Марат улы Ильясов – биләмәара үзәк район китапханә сенең программалар белән тәэмин итү буенча методисты. Заманыбызның мәгълүмати технологияләреннән актив файдаланып, китапханә хез мәтләренең сыйфатын күтәрүгә булышлык итә, видеороликлар ясый, алар мәдәникүңел ачу чарала рында актив файдаланыла. Намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Вадим Даим улы Камалиев – 94 санлы янгыннардан саклаукоткару отряды автомобиле водителе. Үзенә беркетелгән техниканы һәрчак тө зек тота, янгыннар сүндерүдә актив катнаша. Намсулы хезмәте, халык милкен бәлаказалардан саклау буенча чараларда уңышлы эшчән леге өчен һәм һөнәри бәйрәме – Русия Федерациясе коткаручылары көне уңаеннан бүләкләнде.
Рамил Илгиз улы Сәмигуллин – 94 санлы янгыннардан саклау  коткару частенең отделение командиры. Торак пунктларда янгыннарны кисәтү буенча аңлату эшләре алып баруда, күнекмәләр үткәргәндә, яныгыннар сүндергәндә оста командалык итеп, матди зыянны киметү өчен өлеш кертә. Намуслы хезмәте, халык яшәгән пунктларны бәла-казалардан саклау буенча чаралардаа уңышлы эшчәнлеге өчен һәм һөнәри бәйрәме – Русия Федерациясе коткаручылары көне уңаеннан бүләкләнде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар:
Фәндидә Әүхәт кызы Галләмова – район кулланучылар җәмгыяте рәисе. Ул җитәкләгән предприятие коллективлары күп күләмле чараларда, шул исәптән Башкортстанның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән “Башкортстан тарихы битләре” фестивальмарафонында да районыбызны респубикада лаеклы күрсәтүгә зур өлеш керттеләр.
Илшат Идгар улы Еникеев – шәхси эшкуар. Ул төрле чаралар үткәргәндә даими иганәчелек ярдәме күрсәтеп тора, Башкортстаныбызның 100 еллыгына багышланган “Башкортстан тарихы битләре” фестивальмарафонында да аның ярдәме зур булды.
Резеда Дамлис кызы Маннанова – Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр эшләре белгече, районыбыз территориясендә санлы телевизион тапшырулар эфирын кабулиткечләр куеп, аларны көйләүдә ярдәм иткәне өчен.
Фларис Фирдәвис улы Сәлимов – санлы телевидение волонтеры.
Эльвира Җәүдәт кызы Шәйнурова – Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең I категорияле белгече, районыбыз терри ториясендә санлы телевизион тапшырулар эфирын кабулиткечләр куеп, аларны көйләүдә ярдәм иткәне өчен. Бүләкләр тапшырылып беткәннән соң мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән сөендерде, артабан күмәкләшеп фоторәсемгә төшү оештырылды.
Читайте нас: