ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 гыйнвар 2020, 14:35

Хезмәттә дә, иҗатта да сынатмыйлар

Үзешчәннәрнең район фестивале

Үзешчәннәрнең район фестивале
Авыл биләмәләре үзешчәннәренең Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган смотрфестиваленең гала-концерты иң көчле иҗади коллективларны һәм иң оста башкаручыларны бүләкләү белән үрелеп барды.
Чараны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләү һәм дәртләндерү сүзләре белән ачып җибәрде.
Иң яхшы дип табылган чыгышларны кабатлап күрсәткәннән соң әлеге мәртәбәле чараның жюри әгъзалары төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Районыбызның мәдәни тормышы үзәгендә кайнап активлык күрсәткән Мәрьям Әсгать кызы Смакова (Бәшир авыл Советы), Фәгыйль Мәлих улы Исланов (Үрнәк авыл Советы), Фәридә Нәүфәл кызы Латыйпова (Яңа Коты авыл Советы), Айгөл Әүфәт кызы Ханнанова (Юмаш авыл Советы), Данил Мөдәрис улы Зәкәриев (Тозлыкуш авыл Советы), Рәйлә Әнвәр кызы Рамазанова (Калмашбаш авыл Советы), Рәвис Муллаян улы Сабитов (Калмашбаш авыл Советы), Роберт Әнвәр улы Нәбиуллин (Рапат авыл Советы), Мөдәрис Хуҗа улы Гарипов (Тайняш авыл Советы), Рәзифә Миргазиян кызы Сәлахова (Рәҗәп авыл Советы), Нәгыйм Фоат улы Нәфыйков (Яңа Балтач авыл Советы), Азамат Ринат улы Шакиров (Иске Калмаш авыл Советы), Маргарита Мәүлит кызы Кәримова (Чакмагыш авыл Советы), Рамил Гайнулла улы Фәтхуллин (Имәнлекул авыл Советы), Миләүшә Фидрат кызы Гәрәева (Яңа Балтач авыл Советы), район мәдәният йорты җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Аларны мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Илфак улы Мансуров изге теләкләренә кушып тапшырды. Мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларына декоратив-сынлы сәнгать эшләре күргәзмәләрендә актив катнашучы кул эшләре осталары Рәбисә Әлмөхәммәт кызы Габдуллина белән Нина Петровна Хисмәтуллина лаек булды.
“Иң яхшы яшь башкаручы” Иске Бәшир авыл Советыннан Назгөл Садыйкова, “Иң яхшы режиссерлык эше” иясе Үрнәк авыл биләмәсеннән Роза Мәгалим кызы Габделисламова, “Иң яхшы музыкаль постановка куючы” Рәҗәп авыл Советыннан Рәзифә Миргазиян кызы Сәлахова, “Халык җырларын саклап калучы һәм пропагандалаучы” Яңа Балтач биләмәсеннән Фәнүзә Габделәхәт кызы Камалова, “Тамашачы сөюе иясе” Чакмагыш авыл биләмәсеннән Алмаз Рабис улы Гәрәев булып чыкты. Аларга һәм шулай ук Юмаш авыл Советыннан “Иң яхшы алып баручы” Елена Садыйковага, Чакмагыш авыл биләмәсеннән “Иң яхшы сәнгатьле укучы” Альмира Латыйповага, Яңа Котыдан “Иң яхшы халык уен кораллары ансамбле”нә, Үрнәк биләмәсеннән “Иң яхшы уенчы” Рәсүл Сафиуллинга, Юмаш авыл Советыннан “Иң яхшы гаилә ансамбле” дип табылган Степановларга номинацияләре буенча бүләкләрне шулай ук жюри әгъзасы – мәдәният йорты хезмәткәре Луиза Фрит кызы Ишморатова иң изге хисләренә кушып тапшырды.
Район мәдәният йорты директоры Эльвир Венер улы Халиков “Иң яхшы хатын-кыз тавышы” номинациясе җиңүчесе Бәшир авыл биләмәсе вәкиле Гүзәл Шакировага, “Иң яхшы ир-егетләр тавышы” номинациясе җиңүчесе Тайняш ягы җырчысы Авзал Низамовка, Балтач төбәгеннән “Иң яхшы дуэт” җырчылары Розалия Васикова белән Зөлфәт Мөхәммәтдиновка, Яңа Коты авыл биләмәсеннән “Иң яхшы ир-егетләр вокал ансамбле”нә, Тозлыкуш авыл Советыннан “Иң яхшы хатын-кызлар вокал ансамбленә, Иске Калмаш авыл биләмәсе иҗатчыларына “Иң оригиналь номер” номинациясендә җиңгән өчен, Тайняш авыл Советыннан Алсу Хафизовага “Иң яхшы соло биюе”, Балтач авыл биләмәсеннән Руслан Әбдиев белән Алина Юнысовага “Иң яхшы дуэт биюе”, Имәнлекул авыл клубыннан “Иң яхшы кечкенә ансамбль”гә һәм Иске Калмаштан “Иң яхшы күмәк бию” номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр бирде.
Иң дулкынландыргыч мәл – җиңүче авыл биләмәләрен билгеләү вакыты җитте. Бу бүләкләрне тапшыру өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күтәрелде. Быелгы смотр-фестивальдә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре җиңүче булып чыкты. Аларга I дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. II дәрәҗә Дипломнарга Тозлыкуш һәм Юмаш яклары үзешчәннәре ия булды, аларга шулай ук акчалата бүләкләр дә бирелде. Өченче дәрәҗәле Диплом ияләре дип Имәнлекул һәм Рапат авыл биләмәләре талантлары билгеләнде һәм алар да акчалата бүләкләнде.
Шулай итеп, райондашларыбыз тагын бер тапкыр үзләрен эштә дә, үзешчән сәнгатьтә дә булдыклы, талантлы, актив кешеләр итеп күрсәтте. Илебез тыныч булсын, агымдагы Яңа елда да хезмәт урыннарыбызда да, иҗади бәйгеләрдә дә тик уңышлар гына яулап яшик!
Читайте нас: