ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 гыйнвар 2020, 14:40

“Көмеш волонтер – актив волонтер”

Ветераннар клубында өлкән волонтерлар сафына кабул итү тантанасы узды

Ветераннар клубында өлкән волонтерлар сафына кабул итү тантанасы узды
Тормышыбызга соңгы чорда үтеп кергән “волонтерлар” дигән төшенчә астында үзебезгә электән таныш актив җәмәгатьчелек хәрәкәте ятуын күпләребез белә инде. Аңа беркадәр яңача төсмер өстәп, заманчалаштырып җибәрү дә җәмгыятебездә андый кешеләрсез дә мөмкин булмауны, актив җәмәгатьчеләребезнең тормышыбызда әһәмиятлелеген дәлилли.
Яңа ел алды көннәренең берсендә район үзәгендәге Ветераннар клубында шундый шәхесләрне рәсми рәвештә “көмеш волонтерлар” сафына кабул итү тантанасы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты.
Иң тәүдә видеоязма аша Үрнәк авылында яшәүче актив тормыш позициясендәге Сания апа турында сурәтләмә күрсәтелде. Озак еллар дәвамында йон оек-бияләйләр бәйләп, приютта тәрбияләнүче язмыш тарафыннан кыерсытылуга дучар булган балаларга йөрәк җылысын өләшкән бу ападан тыш районыбызда волонтерлык хәрәкәте, аларның эшчәнлеге турында фәһемле әйберләр белдек. Волонтерлык хәрәкәте турында Алсу Гомәрова сөйләгәндә дә бу эшчәнлекнең мөһимлеге һәм кирәк булуы ассызыкланды.
“Без – бергә!” ирекле яшьләр хәрәкәте һәм Рапат авылыннан “Изге йөрәк” волонтерлар отрядлары бик матур тамаша күрсәтеп, волонтерлык хәрәкәтенең төп асылын сынландырдылар.
“Көмеш волонтер” дип аталырга хаклы кешеләргә килгәндә, яшьләре 55тән өлкәнрәк, үз теләкләре белән кешеләргә ярдәм итеп йөрүче, җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләрне хәл итүгә җаны-тәне белән хезмәт итүче кешеләр алар. Районыбызда шундыйлар шактый җыелып китә һәм алар бергәләп киләчәктә дә тоткан юлларыннан тайпылышсыз алга барырга ант бирделәр.
Бу көнне “көмеш волонтерлар” сафына баскан актив җәмәгатьчеләргә дә, шулай ук волонтерлык хәрәкәтендә күптәннән катнашучыларга да муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев ихлас теләкләрен җиткерде, киңәш-тәкъдимнәр бирде.
Артабан өлкән һәм яшьрәк волонтерлар бергәләп командаларга бүленеп күнекмәләр үттеләр, үз идеяләрен, кызыклы тәкъдимнәрен якладылар, үзара киңәшләштеләр, эшчәнлек юнәлешләрен билгеләделәр.
Әлеге кебек чараларны авыл биләмәләрендә дә оештырырга карар ителде. Буш вакытларын файдалы һәм кирәкле шөгыль белән үткәрергә теләүче активларыбызның җәмгыятебезне артабан үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәге бәхәссез.
Читайте нас: