Үзешчәннәрнең район фестивале
Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлап үткәрелгән авыл биләмәләре үзешчәннәренең “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем...” дип аталган смотр-фестиваленең йомгаклаучылары Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе сәнгатькәрләре булып чыкты.
Кичәне алып баручылар – муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Галләмов белән гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөмбел Котдусова сценарий буенча матур шигъри композицияләр белән аралаштырылган һәр номерны башкаручыларны аларның кайсы учреждение вәкиле булуы белән таныштырып игълан итә барды.
Иң тәүдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, бик күп конкурслар-бәйгеләр лауреаты, быел да әллә ничә тапкыр җиңүле урыннар белән сөендергән һәм барлык күләмле чараларның йөзек кашына әверелгән “Идел” халык уен кораллары ансамбле сәхнә биләде. Җитәкчесе, үзе үк дирижеры да булган Ринад Кәримов кул астында берничә дистәдән артык төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре биредә тупланган һәм дәртле чыгышлары белән бу юлы да тамашачыларга күңелле ял минутлары бүләк иттеләр.
Чакмагыш гимназиясе вәкилләре Гөлназ Хөсәенова белән Лиана Мәһәдиева моңлы тавышлары белән күпләргә таныш. Бу юлы да алар тигез тавыш белән Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров көй язган “Җырлыйк туган якта”ны башкарып, көчле алкышларга лаек булды.
“Чулпан йолдыз” кызлар вокал ансамбле чыгышларын да концерт саен көтеп алалар. Гүзәл Табишева җитәкләгән бу коллектив башкарган җыр да туган җиребезгә мәдхия булып яңгырады.
Муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре Айгөл Нәбиева, Айсылу Халитова һәм Алина Миндиярова башкаруында “Бөрҗән кызлары биюе”н дә тамашачылар яратып кабул итте, алкышларын казганмады.
Район эшкуарлары оешмасы җитәкчесе Алмаз Гәрәевның үзенчәлекле башкарган җыры да ямь өстенә ямь булды, теманы тулырак ачып җибәрде.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Нәфисә Әшәрәпова, Регина Хәмәтшина һәм Альбина Әхмәтова башкарган “Туган як” җыры да күңелләрне тибрәтте.
Мәгариф бүлегендә эшләүчеләр татар биюен башкарганда да зал гөрләтеп кул чабып, дәртләндерү авазлары җиткереп торды. Зәйтүнә Шәфыйкова үз репертуарына “Су буенда учак яна” җырын сайлап та ялгышмаган, бик аһәңле, уйландырырлык килеп чыкты.
Үзәк район дәваханәсе вокал ансамбле чыгышы да бик матур килеп чыкты, алар да туган җиребезнең гүзәллеген данлады.
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Латыйпова сәнгатьле шигырь укып, тамашачы сөюен яулады. Балалар сәнгать мәктәбеннән “Лада” инструменталь ансамбле белән гимназиянең “Одри” мода театрының берлектәге чыгышы да бик матур килеп чыкты. Рәфидә һәм Рәис Әхмәтовларны гимназия укытучылары гына түгел, ә районның сәхнә сандугачлары итеп тә беләләр. Бу юлы алар дуэты Зифа Нагаева репертуарыннан “Бәхет юлы” җырын яңгыратты һәм көчле алкышларга күмелде. Маргарита Кәримова якташ шагыйребез Марис Нәзиров сүзләренә Фәүзә Гасакирова көй язган “Очмыйча син түзеп кара” җырын башкарганда да күпләр тетрәнеп, әсәрләнеп утыргандыр.
Гимназия кызлары Алсу Нуриева, Лиана Мәһәдиева һәм Гөлназ Хөсәенова янә сәхнәгә чыгып, татар халык җыры “Гөлләр үсә”не башкарганда да алкышлар тынып тормады. Лида Галиева башкарган “Очрашу” җыры да күпләрнең яшь чакларын искә төшерми калмагандыр.
Тарихи-крайны өйрәнү музее директоры Айдар Басыйров белән мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Табишева дуэты “Мин яратам” җырын янгыратканда да алкышлар озак барды.
Беренче урта мәктәпнең вокал ансамбленә музыка укытучысы Алик Нәбиуллин җитәкчелек итә. Алар “Уфа юкәләре” җырын башкарды. Кирпеч заводы хезмәткәре Илдар Зариповның җыры да яратып кабул ителде. Гимназия укучылары “Шәрыкъ кызлары биюе”н күрсәткәндә дә тамашачылар көчле алкышларын кызганмады. Беренче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Габдуллина Урал Рәшитов репертуарыннан җыр яңгыратты.
“Березка” халык ансамбле рус халык җырын башкарганда да зал дәррәү алкышлады. Хезмәт ветераннарын берләштергән “Сөмбелә” фольклор төркеме әгъзалары татар халык җырларыннан тезмә ишеттерде. Гармунчылар ансамбле чыгышлары да көчле алкышлар белән озатылды. «Асылъяр» халык биюләре ансамбле башкорт биюе белән тамашачы күңелен ачты.
Чыгышлар тәмамланганнан соң Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов сүз алды һәм бүгенге чарадагы төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган сәнгатькәрләрнең тырышлыгына югары бәһа бирде, һәммәсенә төп эшләрендә дә уңышлар теләде.