ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 гыйнвар 2020, 17:45

Урамнарны иңләп буйлап, җиз кыңгыраулар чыңлатып

Яңа ел алдыннан район үзәгендә авыл биләмәләренең тройка атлары парадын үткәрү матур традиция булып сакланып килә.

Яңа ел алдыннан район үзәгендә авыл биләмәләренең тройка атлары парадын үткәрү матур традиция булып сакланып килә.
Төрле авыл биләмәләреннән килгән 8 тройка 30 декабрьдә быел да үзәк урамнардан үтте. Махсус билгеләнгән урында (ярминкәләр үтү мәйданында) җыелган тройкаларның җигелешен, чаналарның бизәлешен, барлык таләпләргә ярашлы булуын башында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов торган комиссия әгъзалары бәһалап чыккан арада үзәк мәйданга һәм атлар үтәсе урамнар юллары тирәли шактый халык җыелырга өлгерде. Җиз кыңгыраулар чыңлатып, Кыш бабай һәм Карсылуларның дәртле сәламнәре, гармун моңнары һәм халык яраткан җырлар белән урамнарга ямь сибеп үтүче барлык тройкаларны халык көчле алкышлар, дәртләндерү авазлары белән озатып торды. Жюри әгъзалары исә атларның тигез йөрешен, башка барлык кагыйдәләрнең үтәлешен дә бәһалап бардылар.
Алар чабышып узгач, Кыш бабайлар, Карсылу һәм Яңа елларның бер-бер артлы тезелешеп үзәк мәйданга узуы да һәр елдагыча матур күренешкә әверелде.
Бирегә җыелучыларны тәбрикләү һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен трибунага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күтәрелде. Барлык райондашларга һәм кунакларга иң ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткергәннән соң хакимият башлыгы иң тәүдә тройкалар парадында җиңүчеләрне бүләкләде. Комиссия әгъзалары барлык балларны исәпләп, беренче урынга “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативƒколхозының (рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов) тройка атларын лаеклы дип тапты. Икенче урынга “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов), өченчегә – “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативƒколхозы (Альбирт Фидай улы Мусин) тройкалары лаек булды.Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Биредә үк авыл биләмәләрендә, предприятие-оешмаларда һәм шәхƒ си ихата алларында бизәлгән боз мәйданчыклары да бәһаланды. Авыл биләмәләре арасында беренче урынга Яңа Балтач (Раушания Фәдир кызы Усманова), икенче урынга Бәшир (биләмә башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов), өченчегә Тайняш (биләмә башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков) авыл Советы авыл биләмәләре, оешмалар-учреждениеләр арасында 4 санлы “Әкият” балалар бакчасы (Рәсимә Хәлил кызы Йосыпова) беренче, “Газпром Газораспределение ”Уфа” җәмгыяте филиалы (Илгизәр Гали улы Исхаков) икенче, муниципаль су белән тәэмин итү предприятиесе (Фән Зөфәр улы Големов) өченче урыннарга лаек булды. Җиңүчеләргә шулай ук грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ихата алларын матур итеп бизәгән өчен хакимият башлыгы кулыннан махсус бүләкләрне Яңа Балтач авылында яшәүче Камил Васиков, Рапаттан Эрнст Әхмәдуллин, Аблайдан Илнур Гайсин алды.
Сәхнәгә авыл биләмәләренең Кыш бабайлары, Карсылулары һәм Яңа еллары күтәрелеп, берсеннән-берсе матуррак чыгышлары белән бәйге тотты. Аларның биюләре, дәртле җырлары, ихлас теләкләрдән үрелгән сәнгатьле итеп шигырь укулары да жюри әгъзалары тарафыннан һәм тамашачылар алкышлары белән лаеклы бәһаланды. “Иң яхшы Кыш бабай” номинациясендә Тозлыкуш авыл биләмәсенең Каразирек авылы Кыш бабае Рузил Гафаровка I урын, Яңа Балтач авыл Советыннан Әнгам Әхмәтовка II урын, Бәшир авыл Советы Кыш бабае Руслан Зөлкәрнәевка III урын бирелде. Карсылулар арасында иң-иңе Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең Каразирек авылы сылуы Лилия Гафарова булып чыкты, шушы ук авыл биләмәсе Карсылуы Светлана Локманова икенче, Калмашбаштан Виктория Миңнеханова өченче урыннарга лаек булды.
Яңа еллар арасында беренче урынны Тозлыкуш авыл биләмәсе вәкиле Данияр Гафаров, икенчесен –Яңа Коты авыл биләмәсеннән Розалина Фәтыйхова, өченче урынны Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсеннән Әмир Матьякупов алды.
“Иң яхшы җырчы” Чакмагыштан Эльвина Гатауллина, “Иң яхшы биюче” – Калмашбаш авыл биләмәсеннән Лиана Ниязова, “Иң яхшы сәнгатьле шигырь укучы” Тайняштан Рәзилә Бакирова булып чыкты.
Бәйге йомгаклары игълан ителгәннән соң да халык мәйданнан озак таралмады әле. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл Табишева, Гөлнара Шәймиева, Гөлназ Сәлимова, Ревинер Гобәев, Самира Мәүлитованың җыр-моңнары, кулланучылар җәмгыятенең тәмле ризыклары белән хозурланып, боз фигуралары алдында фоторәсемгә төшеп, бер-берсе белән аралашып күңел ачтылар, үткәннәрне байкадылар, шушы тантананы оештырып үткәрүчеләргә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Чараны бик матур итеп Денис Мансуров белән Гөлназ Сәлимова алып барды. Кичен исә биредә үк яңа тамаша көтә иде – анысына да теләп җыелдылар. Гомумән, озын ялларның һәр көнендә халыкка күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылды.
Читайте нас: