ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 гыйнвар 2020, 17:50

“Яшьлек” кафесы кунакка көтә

Бәйрәм алды көннәренең берсендә Яңа Балтач авылында күңелле вакыйга булды: биредә “Яшьлек” кафесы үз ишекләрен ачты.

Бәйрәм алды көннәренең берсендә Яңа Балтач авылында күңелле вакыйга булды: биредә “Яшьлек” кафесы үз ишекләрен ачты.
Шушы вакыйгада муниципаль район хакимияте башлыгы Реƒ канс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары Дамир Фәнил улы Низамов белән Азат Эрнст улы Санъяров, хакимиятнең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимова, муниципаль район Советы депутаты Фән Зөфәр улы Големов, Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова катнашты. Чараны мәдәƒ ният дөньясында шактый танылу яулаган якташыбыз Айсылу Дамир кызы Такиянузова алып барды.
Яңа бина ишеге алдындагы ал тасманы шәхси эшкуар, әлеге сәүдәƒтуклану урыны хуҗасы Салават Мөнәвир улы Бәдретдинов кыркып, һәммәсен дә зәвыклап эшләнелгән кафе эченә чакырды.
Кайчандыр район кулланучылар җәмгыяте магазины булган әлеге бина озак еллар дәвамында файдаланылмады, диярлек. Дөрес, биредә берара азыкƒтөлек һәм башка төрле кирәкƒяраклар склады да булды. Берничә ел элек Бәдретдиновлар яшәшә торган ике бинаны да сатып алып, берсендә магазин ачкан иделәр. Икенчесен, яхшылап ремонт үткәреп, туклану ноктасы итеп ачарга карар иттеләр. Ниятләре муниципаль район хакимиятендә дә хуплау тапкач, аны тормышка ашыру өчен күп вакыт таләп ителмәде дә.
Әйтергә кирәк, ярыйсы гына зур хезмәтләндерү залын, иркен пешеренү бүлмәләрен зәвыклы ремонтлау гына түгел, аларны барлык санитар кагыйдәләргә туры килерлек итү өчен зур тырышлык салынганлыгы күзгә бәрелеп тора. Теләгән зәвыкка аш-су гына түгел, әллә ничә төрле кондитер эшләнмәләре җитештерүгә дә өр-яңа җиһазƒкорылмалар алынган. Биредә җылы, якты, иркен һәм уңайлы да.
Олы юл өсте дә булгач, үткенчеләргә тукталып тамак ялгарга да уңайлы, тирә-як авылларда яшәүчеләргә төрле чаралар, кичәләр үткәрү өчен дә шартлар җитәрлек. Өстәвенә иртәнге тугызынчы яртыдан кичке унгача тәнәфессез эшләп торуы белән дә отышлы.
– Кафе, һичшиксез, халык мәнфәгатенә хезмәт итәчәге бәхәссез, – диде әлеге чара уңаеннан үткән тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
Кыскача чыгышында ул Салават Мөнәвир улы белән җәмәгате Лүзә Фәһим кызының 2001 елдан туган авылларында һәм тирә-якта тәүдә күчмә сәүдә белән шөгыльләнүдән башлап, артабан Тайняш, Әхмәт, Яңа Балак, Яңа Каръяуды, Яңа Балтач авылларында кибетләр ачуларын, дистәләгән кешеләрне эшле итүләре өстенә бу авыллар халкын көндәлек кирәк-яраклар белән сөендереп торуларын да яхшы гамәл, дип билгеләде. “Эшкуарлык сәгате”дә сәүдәтуклану ноктасы ачу ниятләренең дә хуплап кабул ителүе, оештыру-хокукый эшләрендә ярдәм күрсәтелүе турында белдерде. Ул шулай ук “Яшьлек” кафесының уңышлы эшчәнлек алып барачагына ныклы ышаныч белдереп, шәхси эшкуарларга, биредә эшләүчеләргә һәм чарада катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Артабан тәбрикләү һәм фатиха сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанс мәсьәләре буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов чыгыш ясап, эшкуарларга эшчәнлекләрендә уңышлар теләде, эшләрендә кирәк булачак бүләк тапшырды.
–Авылыбыз инфраструктурасында, һичшиксез, лаеклы өлеше зур булачак әлеге сәүдә-туклану ноктасы ачылу – безнең өчен олы әһәмиятле вакыйга, – дип башлады сүзен Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова. – Биредә яңа эш урыннары барлыкка килү, кешеләргә төрле чаралар үткәрү мөмкинлекләре тудырылу белән дә отышлы. Гомумән, эшкуар Бәдретдиновлар Яңа Балтачка гына түгел, тирә-як авыллар халкына, безнең аша үтеп йөрүчеләргә дә Яңа ел алдыннан менә дигән зур бүләк ясады. Аларга ихлас рәхмәт белдереп, эшчәнлекләрендә зур уңышлар телим, үзебезнең яктан кулдан килгәнчә ярдәм булыр, дип ышандырам.
Тантанада катнашучылар артабан биредәге ризыкларны, кондитер эшләнмәләрен тәмләп карадылар, теләп сатып та алдылар. Әйткәндәй, клиентлар арасында лотерея отышын үткәрү һәр яңа объект ачылганда Бәдретдиновлар үткәргән чараларның берсе булып тора. Искечә Яңа елны каршылаганда ул отышлар үткәреләчәк. Элекке елларда кыйммәтле көнкүреш әйберләре откан кешеләр моның дөреслеген дәлилли алыр. Бу юлы да Лүзә Фәһим кызы шактый кыйммәтле призлар булачагын вәгъдә итте.
Бәдретдиновларның ике улы – эшчәнлекләрендә төп ярдәмчеләре. Әфган сугышы каһарманы, интернационалчы яугир Салават Мөнәвир улы шулай ук күп чараларда иганәчелек ярдәме күрсәтеп тә игелекле гамәлләр кыла, райондашларыбызның көндәлек тормышына да күңелле вакыйгалар өстәп тора.
Яңа Балтачтагы “Яшьлек” кафесы тиз арада авыл халкының да, юлчыларның да яраткан урынына әверелер, кешеләргә тик файда гына китерер, дип ышанабыз.
Читайте нас: