ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
15 гыйнвар 2020, 14:20

Кыш бабайның тылсымына өметләнеп

Район эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы әгъзалары Яңа ел алдыннан чираттагы тапкыр Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрдә кунакта булдылар.

Район эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы әгъзалары Яңа ел алдыннан чираттагы тапкыр Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрдә кунакта булдылар.
Ул көнне шулай ук район эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә биредә тәрбияләнүчеләргә матур бүләкләр, күп итеп тәм-том алып килгән иде.
Приютның тамаша залында анда тәрбияләнүчеләр хөрмәтле кунакларны матур концерт куеп сөендерделәр. Артабан командаларга бүленеп төрле уеннар, ярышлар оештырдылар. Изге күңелле абый-апаларына ихлас рәхмәт сүзләрен язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйлар күмәк җырлары аша да җиткерделәр. Кунаклар да җавапсыз калмады – һәркайсы үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәйрәм белән ихлас котлады.
Артабан аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Балалар юмарт иганәчеләр ярдәме белән алынган күчтәнәчләрдән авыз итте, биредә дә абый-апаларына ихлас рәхмәт сүзләре чын күңелдән яңгырады.
Барлык балалар да бәхетле булып үсәргә тиеш, әти-әниле булып та, социаль ятимлек ачысы кичерүчеләр бөтенләй булмасын иде. Приютта нинди генә ачык йөзле апаларабыйлар эшләмәсен, аларга йөрәк җылысы һәм наз бүләк итмәсен, мондагы сабыйларның һәркайсы газиз әти-әниләрен сагына.
Яңа ел могҗизаларга бай булучан. Һәр сабый үз гаиләсендә, үзен өзелеп яратучы сөекле әтиәнисе, туганнары арасында яшәргә хыяллана. Их, менә Кыш бабайның тылсымлы таягы моны истән чыгарган, сабыйларын язмыш кочагына ташлаган хәсрәт ата-аналарның иңнәренә кагылсын иде дә, аларны хәмер йогынтысыннан, гамьсезлек, битарафлык сыйфатларыннан арындырсын иде!
Кәеф-сафа корып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып кына яшәүче андый ата-аналарның намусы уянырмы, сау-сәламәт, күп яклап талантлы газиз йөрәк парәләренә суынган күңелләрендә җылылык чаткылары дөрләп яна башламасмы? Ә нигә? Бәлки шулай булыр да әле...
Читайте нас: