ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
16 гыйнвар 2020, 10:45

Саф һавада күңелле ял

Кайнар коймак,тәмле чәй…һәм кышкы уеннар. Матур гадәткә кергән бу уеннарда Рапат авылында олысы да ,кечесе дә бик теләп катнаша.

Кайнар коймак,тәмле чәй…һәм кышкы уеннар. Матур гадәткә кергән бу уеннарда Рапат авылында олысы да ,кечесе дә бик теләп катнаша.Шушы көннәрдә биредә “Яңа ел коймагы” дигән исем астында күнелле чара оештырылды.Кышкы уеннарда,бәйгеләрдә җитезлекләрен сынап күпләр истәлеккә бүләкләр алды.Рәхәтләнеп уйнаган,көч,сәләтләрен күрсәткән балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр.Әнә шулай күңелле музыка астында олылар да ,балалар да уйнадылар,биеделәр.Чараны оештыруда авыл мәдәният йорты мөдире Илдар Галиев,сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова.китапханәче Ирина Кинҗәбаева,оештыручы Айгөл Латыйпова күп көч салдылар.Оештыручылар да авыл халкыннан бик канәгать,чөнки активлар.Озакка сузылган бәйрәмнәрдә күбесенччә өйдә табын янында,телевизор каршында утырып “талчыккан” халык рәхәтләнеп ял итте,буыннар яздырды.
Читайте нас: