ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 гыйнвар 2020, 13:55

Балаларга – Яңа ел тамашалары

Яңа ел каникулы көннәрендә Чакмагышның үзәк мәйданчыгы яше-карты өчен күңел ачу, бергәләшеп аралашу урыны булды.

Яңа ел каникулы көннәрендә Чакмагышның үзәк мәйданчыгы яше-карты өчен күңел ачу, бергәләшеп аралашу урыны булды.
Икенче гыйнварда көндез биредә Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре “Вакыт урлаучылар, ягъни Виртуаль Яңа ел-2” музыкаль әкиятен сәхнәләштерделәр. Чарада катнашкан яше-карты әкият геройларының гадәти булмаган маҗаралары, тылсымлы күренешләр, чагу, күзләрне камаштырырлык костюмнар, искиткеч матур Яңа ел җырлары һәм биюләре үзәгендә кайнап, үзләре дә шунда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Ә вакыйга болай барды: үзгәреш кичереп көчәйгән Вирус (Гөлназ Вилданова) үзенең ярдәмчеләре – әкият рухлары (Динара Акчурина, Артем Халиков) белән бергәләп, Кыш бабайның бияләенең тылсымлы көчен файдаланып, вакыт агышын кирегә борып, кешеләрнең Яңа ел кәефен бозарга телиләр. Сәгатьне исә Сакчы (Миләүшә Муллаянова) саклый. Бу вакытта оныклары Даша (Гөлшат Арсланова) белән Никита (Наил Һадыев) Кыш бабайга, аларның тылсымлы икәнлеген белмичә, өр-яңа бияләйләр бүләк итәргә телиләр. Алар барлык магазиннарда булып чыкканнар инде. Кыш бабайның үзенең тугры ярдәмчесе – Миша кушаматлы аю (Фларида Сабитова) бар, ул иң мөһим сәгатьне сакларга ярдәм итә. Вирус белән явыз рухлар (Светлана Йосыпова, Гөлнара Тит, Айгөл Капитонова, Эльмира Гарифуллина, Гөлназ Исламова, Илмира Госсамова, Азалия Исхакова) аюны йоклатып, сәгатьне кулга төшереп, вакыт агышын кирегә борып җибәрергә тырышалар. Моның өчен Дашаны туңдырып куярга, Никитаны виртуаль компьютер уеннары дөньясына озатырга һәм Кыш бабайны көченнән мәхрүм итәргә кирәк була.
Менә шулай вакыйгалар өермәгә әверелде. Вирусны җиңеп чыгар өчен күп тырышлык салырга туры килде. Кыш бабайга исә оныклары да, Миша да, барлык тамашачылар да ярдәмләште. Ә бит боларның һәммәсе дә нәкъ Яңа ел алдыннан гына булды! Аңлашыла, Кыш бабай (Руслан Әхмәтов) бәйрәмне өзәргә юл куймады. Барлык көчен җыеп, ул вируслар һөҗүменә каршылык оештырып җиңүгә иреште һәм вакытны урлауларына юл куймады. Әкият тамашасы әнә шулай дулкынландыргыч үтеп, азагы матур бетү белән җыелучыларның һәммәсенең дә күңелен күтәрде. Өлкәннәргә дә, балаларга да ул бик охшады.
Бу көнне кич муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты Яшьләр үзәге белән берлектә яшьләр өчен узган гасырның 80нче еллары көйләреннән дискотека оештырды. Чараларны педагог-оештыручы Миләүшә Гобәйдуллина белән өстәмә белем бирү педагогы Флорида Камалова, ди-джей Илдар Галләмов һәм Фирүза Сакаева алып барды. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәк буын чакмагышлылар да боз мәйданчыгында еракта калган дәртле чакларын, күңелле мизгелләрне искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
5 гыйнварда үзәк боз шәһәрчеген көндез тагын яшь райондашларыбыз, аларның әти-әниләре, картәтәй-нәнәйләре биләде. Бу көнне Әлфия Хәмит кызы Мөхәммәтҗанова җитәкчелек иткән 5 санлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ачык һавада хәрәкәтле уеннар оештырды. Балаларны алып баручы Ләйсән Хамматова, Кыш бабай (Гөлнара Сәлихова), Карсылу (Айгөл Хәбибуллина), Убырлы карчык (Альмира Борһанова) һәм бакчаның барлык хезмәткәрләре – тәрбиячеләр, логопедлар, психологлар бер минут та күңелсезләнеп торырга урын калдырмыйча, мавыктыргыч уеннарга җәлеп иттеләр. Сабыйлар үзләре белгән җырларны, биюләрне башкарып, шигырьләр сөйләп Кыш бабай һәм башка әкият геройлары кулыннан татлы бүләкләр алып сөенделәр.
Бәйге-уеннардан, әлбәттә, әтиәниләр, нәнәй-картәтәйләр дә читтә калмады. Сабыйлар белән җитәкләшеп җырлар җырлап әйләнү, спорт һәм халык уеннарында катнашу аларны бер мизгелгә еракта калган ваемсыз сабый чакларына алып кайткандыр, яшәү көче өстәп җибәргәндер, дип ышанасы килә. Гомумән, битләрне чеметеп торган салкын җил дә биредәге бәйрәм кәефен сүрелдерә алмады, тамаша шаушу белән бик озак барды. Ә бакча хезмәткәрләренә, әлбәттә, моңлы көйләр яңгыратырга мәдәният хезмәткәрләре Ревинер Гобәев, Рудин Бәдретдинов һәм Урал Гатауллин ихлас ярдәм күрсәтте.
Кичен боз шәһәрчегендә янә муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты белән Яшьләр үзәге хезмәткәрләре берлектә оештырган төрле уеннар һәм бәйгеләр белән аралаштырылган дискотека булды. Бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр бирелде.
Заман көйләренә һәм еракта калган моңнарга әүрәп биеп күңел ачкан райондашларыбызның ялы бу көнне дә әнә шулай истә калырлык тәэссоратлар белән хәтерләргә уелды.
Читайте нас: