14 гыйнварда Башкортстан дәүләт аграр университетында яшь талантларның “Яңа буын-2020” ачык конкурсы үтте. Чара сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади дәрәҗәсен үстерү, дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмаларының яшьләр үзешчән сәнгатенә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеген берләштерү җәһәтеннән инновацион ысулларны формалаштыру максатында оештырылды. Бәйгедә катнашучылар музыка, бию, театр, журналистика һәм медиа юнәлешләре буенча үз талантларын күрсәтте.
Яшь райондашыбыз – Тайняш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алсу Рәфис кызы Бәдретдинова бу конкурста театр юнәлеше буенча шагыйрә Лора Тассиның “Сугыш балалары” (“Дети войны”) шигыре белән чыгыш чыгыш ясады һәм нәфис сүз номинациясендә призлы II урынны яулады. Аны бәйгегә мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдретдинова әзерләде. Байтак иҗади һәм спорт конкурсларының җиңүчесе булган Алсуга артабан да уңышлар гына юлдаш булуын телибез.