ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
21 гыйнвар 2020, 15:25

Башкортстан Фольклориадага әзерләнә

20 гыйнварда Башкортстан башлыгы Р.Ф.Хәбиров Хөкүмәт йортында VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерләнү буенча киңәшмә үткәрде.

20 гыйнварда Башкортстан башлыгы Р.Ф.Хәбиров Хөкүмәт йортында VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерләнү буенча киңәшмә үткәрде. Бу зур чара республикада 18 июльдә башланып, 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
–Русия Бөтендөнья фольклориадасын беренче тапкыр кабул итә. Аны мәдәни Олимпиада да дип әйтәләр, – диде Радий Фәрит улы. – Бу тоташ республиканы биләп алган вакыйга булачак. Фольклориада үткән көннәрдә Башкортстанга дөньяның 80нән артык иленнән өч меңләп артист киләчәк. Төбәкнең барлык район-шәһәрләрендә 72 мәдәни майданчык эшләячәк.
Республика җитәкчесе бу мәйданчыкларны әзерләргә, кунаклар урнаштырылачак урыннарны тәртипкә китерергә, аларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә, мәдәни программа әзерләргә күрсәтмә бирде.
Киңәшмә барышында БР Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягафәров елның иң зур вакыйгасы булачак бу чарага әзерлек барышы белән таныштырды. Аның әйтүенчә, бу җәһәттән эш 2015 елда ук башланган. 2017 елда Русия Президенты В.В.Путин шушы хактагы Указга кул куйган, эшче төркемнәр билгеләнгән. Республиканың шәһәр һәм районнары урыннарда Фольклориада чараларын оештыру буенча үз юл карталарын әзерли.
Мәгълумат чыганагы: Башкортстан Республикасы Хөкүмәте сайты.
Читайте нас: