Гомер көзенә кергәндә гадәттә һәр кеше үткәннәренә әйләнеп карап, яшәү рәвешен күз алдыннан кичерә, хатирәләрен барлый, алдына алган максатларына ирешүирешмәвен ачыклый, теге яки бу очракта дөрес карар чыгара алу-алмавына бәһа бирә.
Әйе, өлкәнәя бара тупланган акыл күзлегеннән һәммәсен дә башкача бәһалыйсың, үткәннәргә бәһа бирәсең.
Чакмагыш авылында игелекле гомер кичерүче Фларис Җиһанур улы Шакировның да, үзенә үтә катгый тәнкыйтьләп бәһа куярга тырышса да, үтелгән гомер еллары һәм юллары зарланырлык түгел. Киресенчә, ул кайчандыр үсмер чакта фронттан авыр яраланып кайтып, иллесен дә тутыра алмыйча якты дөньядан киткән әтисенең өметләрен тулысынча аклый алуына канәгать. Җиһанур Шакир улы бүген Митрә-Әюп авылына кушылып беткән Иске Бәйки авылында дөньяга килгән. 1910 елда бу авылның бер төркем гаиләләре хәзерге Шаран районына күченеп, Яңа Бәйки авылын нигезлиләр.
Җиһанур да биредә үсә, күрше Юность авылына йөреп укый, җиденче сыйныфны тәмамлый. Чакмагышта бухгалтерлар әзерләү курсында белем алып, “Красноармейский” колхозында бухгалтер булып эшли. 1936-1939 елларда Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә була, аннан кайту белән үзен Шаран районының “Кызыл Йолдыз” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. ВКП(б) сафларына кабул ителә, аны 1940 елда партиянең Шаран район комитетына партия исәбе секторы мөдире итеп куялар.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, 1941 елның 27 июнендә үк ул яңадан солдат каешы буа. Аерым элемтә полкының рота старшинасын 1942 елның гыйнварында Горький шәһәренә хәрби пехота училищесына командирлар әзерләү курсларына озаталар. Шул елның июненнән лейтенант Шакиров яңадан ут эченә керә. Хәрби хезмәтен гвардия капитаны званиесендә, «Кызыл Йолдыз», «Кызыл байрак», I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, берничә медаль, Югары башкомандующий И.В.Сталинның күп санлы Рәхмәт хатлары, Җиңү таңы атар алдыннан санаулы көннәр генә (1945 елның 5 мае) калганда авыр яра алып тәмамлаган Җиһанур Шакиров тагын ике ел Австрия җирендә хезмәт итә әле. Биредә үк партия активы мәктәбен тәмамлый.
1947 елның язында запаска чыгарылган күкрәге тулы орденмедальле яшь капитанны Шаран районы партия комитетының икенче секретаре итеп куялар. Шул җәйдә үк Рәҗәп авылы чибәре Гадилә Нурислам кызы белән гаилә коралар. Участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән егәрле, чибәр кыз белән утларсулар кичеп кайткан Җиһанур Шакировның тату гаиләсендә өч кыз, бер ул дөньяга килә. Кызганычка каршы, сәламәтлеге нык какшап кайткан яугир төпчек кызы Резедага дүрт яшь тә тулмас элек нибары 46 яшендә вафат була.
Гаиләдә икенче бала булып 1950 елның 13 гыйнварында Шаран районының Балансаз (Мичурин) авылында туган Фларис унбер яшендә әтисез кала. Әмма аның һәр сүзе улының күңелендә уела, әтисенең бөтен изге максатларын тормышка ашыруны ул яшәү девизы итеп билгели.
Папановка сигезьеллык, Мичурин урта мәктәпләрен тәмамлаган 1967 елда Шакировлар гаиләсе Чакмагышта йорт сатып алып, анда күченә. Фларис элемтә узелына электромонтер булып урнаша, кечерәк сеңелләрен аякка бастырырга ярдәмләшеп, тырышып эшли. Унсигезе тулгач, армия хезмәтенә алына. Казахстанда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәндә радиотелефонистлыкка укый, өлкән сержат званиесе ала. «ВВС отличнигы» билгесенә ия була. Отделение командиры, взвод командиры урынбасарын КПСС әгъзалыгына кандидат итеп кабул итәләр.
Демобилизацияләнеп кайткач, 1970 елның февралендә ВЛКСМның район комитетының оештыру бүлеге мөдире итеп куела. Биредә үк эшләгән мәктәпләр бүлеге мөдире Флидә Нәҗип кызы белән бер-берсенә тартылып, 1972 елда гөрләтеп туй үткәреп гаилә коралар. Тормышларын ямьләп, 1973 елда Светлана һәм 1977 елда Лилия исемле кызлары дөньяга килә. Бу чорда гаилә башлыгы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында инженер-зоотехник белгечлеген үзләштерә.
Комсомолда дүрт ел тәҗрибә туплаган яшь белгеч партия эшенә үрләтелә. Киләсе дүрт елын ул партиянең район комитетында инструктор, артабан 1978-1985 елларда җиде ел дәвамында РСФСР Югары Советы депутаты Әмир Зәкәрия улы Зәйнетдинов командасында – “Победа” колхозында партия комитеты секретаре вазыйфасында үткәрә. Нәкъ шушы чорларда ул бик күп мәдәнииҗтимагый, спорт чараларын оештыручы, үзе аларда башлап йөрүче булып таныла. Ул җитәкләгән коллектив төрле бәйгеләрдә, социалистик ярышта даими җиңүче була.
Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Фларис Җиһанур улы төп һөнәре буенча эшкә күчә – 1985 елда мал симертү совхозына зоотехник итеп тәгаенләнә. Артабан токымчылык үзәгендә, “Сельхозхимия” берләшмәсендә механикалаштырылган отряд җитәкчесе вазыйфаларында була. Колхозара төзелеш оешмасы начальнигының тәэминат буенча урынбасары вазыйфасында да җиде ел үзен яхшы яктан гына күрсәтә, бик күп төзелешләрне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен бөтен тырышлыгын сала. Сәламәтлеге торышы начараеп, инвалидлык белән хаклы ялга киткәч тә тик утырмый – аңа район сукырлар җәмгыяте идарәсе рәисе камытын кидерәләр. Берьюлы район ветераннар оешмасының актив әгъзасы да булып, яшьлегендә салынган оештыручы осталыгын биредә дә файдалана.
Фларис Җиһанур улының кызлары да, әти-әнисенә охшап, тормышта үз лаеклы урыннарын таптылар. Мәктәпне алтын медальгә, Башкортстан дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлаган Светлана Фларис кызы озак еллар әнисе эшләгән Чакмагыш беренче урта мәктәбендә география фәнен укытты, артабан муниципаль район хакимиятенә үрләтелде. Бүген ул хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Сөекле гомер юлдашы, стоматолог Раданис Илдус улы белән үрнәкле гаиләдә ике кыз үстерделәр. Алар Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Лариса башкалада авиация университетын кызыл дипломга тәмамлап, яхшы итеп эшләп йөри, Лениза Башкортстан дәүләт университетының хокук институтында яхшы билгеләр белән генә юрист һөнәрен үзләштерә.
Лилия – Нефтеюганск шәһәрендә Балаларны реабилитацияләү үзәгендә баш бухгалтер. Тормыш иптәше – үрнәкле нефтьче Раил Мансур улы белән шулай ук ике кыз үстерәләр. Өлкәннәре Луиза үзе укыган Нефтеюганск шәһәренең 10 санлы урта мәктәбендә яхшы укуы, өлгеле тәртибе белән “Ел укучысы” дәрәҗәсенә иреште, ике мәртәбә “Артек” Бөтенрусия балалар үзәгенә путевка белән бүләкләнеп, ял итеп кайтты. Алты яшьлек Арина әлегә балалар бакчасына йөри, ул да апалары кебек үк бар яклап та тырыш, өлгеле булыр, дип ышанасы килә.
Язмабызның башында Фларис Җиһанур улының кайчандыр әтисенә биргән сүзләрен аклый алуы турында билгеләп үткән идек. Алай гына да түгел хәтта – әтисе теләгәннән дә югарырак үрләр яулавыннан канәгать ул. Тырыш хезмәте өчен ДОСААФ Үзәк комитетының Почет билгесе, ВЛКСМның Үзәк комитетының, башка ведомстволарның күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, Бөтенрусия халык исәбен алуда актив катнашкан өчен медаль, озак еллар сайлау комиссиясендә җитәкчелек иткән өчен хакимияттән Рәхмәт хаты, “Социалистик ярыш алдынгысы” һәм башка күкрәккә тагыла торган билгеләр аның тормыш юлының лаеклы үтелгәненә бәһа булып тора.
Иң олы бәһа – әлбәттә, үзенә язмыш бүләге итеп бирелгән кырык сигез ел тату гомер кичерүче Русиянең халык мәгарифе отличнигы Флидә Нәҗип кызы, сөекле кызлары, кияүләре, оныклары һәм … өченче кызыдай якын күргән Эльвина.
Район үзәк дәваханәсендә табибә булып эшләгән балдызы Эльза Нәҗип кызы Шәрипова һәм аның тормыш иптәше дә вафат булгач, кечкенә кызларына әти-әни назын, йөрәк җылысын юмарт өләшеп үстерә Шакировлар. Чакмагыш гимназиясеннән алтын медаль иясе булып чыккан Эльвина Уфа нефть-техник университетын да яхшы өлгереш белән тәмамлады. Рәссам сәләтле чибәр кызның да аларга рәхмәт хисләре гомер азагынача дәвам итәрлек чиксез.
Искечә Яңа елны каршылаганда Фларис Җиһанур улы гомер сукмагының җиде дистәсен түгәрәкләде. Изгелекле йөрәкле, юмарт күңелле, хәстәрлекле, булдыклы, тырыш ил агасын олылап, аңа хөрмәт-ихтирам хисләрен җиткерүчеләр күп булды. Яшьлегендә салган тырышлыгыңны, лаеклы хезмәтләреңне онытмауларын тою күңелле дә, рәхәт тә һәм шул ук вакытта яшәү көче, яңа дәрт өстәүче дә. Фларис Җиһанур улына без дә бары изге теләкләребезне генә җиткерәбез.