ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
27 гыйнвар 2020, 12:10

“Блокада икмәге” акциясе оештырылды

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә.

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу истәлекле датага багышлап, бүген Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә “Блокада икмәге” дип исемләнгән республика акциясе үтә. Бу чарада укучылар, талиплар, шулай ук җәмәгатьчелек оешмалары, эзләнү отрядлары, Юнармия, хәрби-патриотик клублар һәм ветеран оешмалары вәкилләре катнаша. Мәктәпләрдә, югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларында линейкалар үткәрелә. Ленинград блокадасы корбаннарын бер минут тын калып искә алалар.
Шушы истәлекле датага багышлап Аблай авыл мәдәният йортында “Блокада икмәге” оештырылды. Ул Русиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елының безнең авылда үткәрелгән беренче чарасы булды. Әлеге акция Бөек Ватан сугышының гомум халыкка алып килгән кайгысы фонында тоташ бер олы, аерым шәһәрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Безнең буын һәм бездән соң килгән яшьләр бу каһарманнарны хәтерли икән, димәк алар ил халкы йөрәгендә яши.
“Блокада икмәге” чарасында катнашучы балаларга дошман камавында калган Ленинградта икмәк алырга хокук биргән карточкалар күрсәтелде, “Шәһәр-фронт булды, блокада булды” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Алар бу шәһәрдә яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турындагы мәгълуматларны зур игътибар белән тыңлады. Чара ахырында укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
Әлеге акция илебез тарихында аеруча тирән фаҗигале эз калдырган Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкать үсеп килүче буын вәкилләре күңеленә бар дөреслектә барып җитсен, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы киләсе буыннар хәтерендә дә саклансын өчен оештырыла. Һәм бу чара кайсы бер көнбатыш илләре җитәкчелегенең тарихи дөреслекне сызып ташлап, дөньяда үзләренә файдалы булган сәясәт үткәрергә тырышкан чорда аеруча көнүзәк мәсьәлә.
Читайте нас: