ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
27 гыйнвар 2020, 16:50

Патриотик сәгать үтте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылап һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатында Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсенең хәрби Дан залында “Җиңүнең әдәби елъязмасы”дип аталган дәрес үтте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылап һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатында Иске Бәшир урта мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсенең хәрби Дан залында “Җиңүнең әдәби елъязмасы”дип аталган дәрес үтте. Әлеге чарага карата Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яктырткан китаплар,якташ яугирларыбыз,тыл ветераннары турында альбомнар күргәзмәсе оештырылды. Дәрестә балалар совет халкының ,сугышта катнашкан картәтиләре,туганнары,авылдашларының батырлыгы,ныклыгы турындагы мәгълүматларны тыңлап ,горурлык ,ватанпәрвәрлек тойгысын кичерделәр.
Читайте нас: