ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
27 гыйнвар 2020, 12:25

Почтага экскурсияга бардылар

Иске Калмаш авылының балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары шушы көннәрдә тәрбияче А. Батыргәрәева ,мәдәният йорты мөдире Д.Мостафина ,китапханәче З. Сәбгыянова белән авыл почта бүлекчәсенә бардылар.

Иске Калмаш авылының балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары шушы көннәрдә тәрбияче А. Батыргәрәева ,мәдәният йорты мөдире Д.Мостафина ,китапханәче З. Сәбгыянова белән авыл почта бүлекчәсенә бардылар. Биредә почта бүлекчәсе начальнигы Раушания Кашаева белән берлектә ”Хат ташучы күгәрченнәрдән E-mail га кадәр” дип аталган мәгълүмат сәгате уздырылды. Очрашуны оештыручылар балаларга элеккеге вакытта хат ташучы күгәрченнәр булуы, сугыш елларында аларның ашыгыч хәбәр ташуы, шушы казанышлары өчен күгәрченнәргә Франция һәм Англиядә хәтта һәйкәл куелуы турында кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.
­–Бүгенге көндә яшәү рәвешебез шулкадәр югары темпта ,аны заманча элемтә чараларыннан башка күз алдына китереп булмый,-диде почта бүлекчәсе начальнигы Раушания Җиһандар кызы. Балалар биредә конвертны рәсмиләштергәндә дөрес итеп язу кагыйдәләре белән танышып,аларны практикада кулланып карадылар. Кунакларны тагы да заманча элемтә чаралары кызыксындырды. Комьютер челтәрендә электрон хәбәрләр җибәрү технологиясе белән дә таныштылар. Почта хезмәткәрләре ярдәме белән модельле балалар китапханәсендә дә электрон почта булдырылды. Очрашу соңында балаларга “Интернет челтәре белән куллануда хәвефсезлек кагыйдәләре”турындагы белешмәлекләр таратылды.
Читайте нас: