ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
28 гыйнвар 2020, 18:10

Хәтер һәм дан елы Башкортстанда ничек үтәчәк?

27 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәтендә республикада Хәтер һәм дан елын үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булды.

27 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәтендә республикада Хәтер һәм дан елын үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булды. Анда агымдагы елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәреләчәк чаралар турында сүз барды.
“Ил Президенты В.В.Путин Указы белән Русиядә 2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде, – диде БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров. – Күләмле чаралар комплексының төп максаты – Бөек Ватан сугышы сәхифәләре һәм анда катнашучылар турындагы тарихи хәтерне саклап калу”. Вице-премьер, Хәтер һәм дан елын үткәрү буенча төбәк дирекциясе җитәкчесе Ирек Сәгыйтов хәбәр итүенчә, 150 юбилей акциясе чикләрендә Башкортстанда “Без срока давности” Гомумрусия проекты, “Лица Победы” гомумхалык тарихи депозатарие, “Памяти героев” проекты, “Блокадный хлеб” Гомумрусия патриотик акциясе, “Свеча памяти” Гомумрусия акциясе, “Великое кино Великой страны” дип исемләнгән хәрби фильмнарны халык игътибарына тәкъдим итү һәм башка чаралар үтәчәк.
Төбәкнең шәһәр һәм районнарында һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны, обелиск-стелаларны төзекләндерү буенча эш алып бару күзаллана. Республиканың 75 мәктәбенә Советлар Союзы Геройлары исемнәре биреләчәк.
Тантаналар иң күләмлеләре 8 һәм 9 май көннәрендә үтә. Уфада фронтка киткән башкортстанлыларның якты истәлегенә багышланган монумент ачылачак. Уфа гарнизоны хәрби частьларының, башкалада дислокацияләнгән көч структуралары хәрбиләренең тантаналы парады һәм “Үлемсез полк” Гомумрусия гражданлык-патриотик акциясе үтәчәк.
Читайте нас: