ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
28 гыйнвар 2020, 11:45

Сыйфатлы сөт ризыклары -балаларга

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Демография” гомумдәүләт проектына караган чараларның берсе буларак ,республикада сөт кухнялары тәҗрибәсен тарату бурычы куелган иде.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Демография” гомумдәүләт проектына караган чараларның берсе буларак ,республикада сөт кухнялары тәҗрибәсен тарату бурычы куелган иде.
Табигый сөт продукциясен бушлай алуга Башкортстанда даими яшәүче,медицина учреждениесендә исәптә торучы,аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 айдан 3 яшькә кадәр балалар хокуклы (сөт продуктларын куллануга сәламәтлек буенча чикләүләр булмаган очракта)
Балага бушлай сөт ризыкларын алу өчен түбәндәге документлар таләп ителә.
–БР халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалының Чакмагыш районы буенча бүлегеннән яки күпгамәлле үзәктән(МФЦ) гаиләнең аз керемле булуы турында белешмә(справка);
–педиатр белешмәсе;
–3 яшькәчә баланың туу турында таныклыгы һәм аның күчермәсе;
–баланың яшәү урыны буенча теркәлүе хакындагы документ (куллану вакыты -10 көнгә кадәр)
Гаиләдә 3яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән очракта аларның һәрберсенә аерым белешмәлекләр җыярга кирәк.
Килешү төзү өчен һәм башка сораулар буенча 25 санлы район үзәк даруханәсе-Ленин урамы,75 адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Белешмә өчен телефон:3-10 -52
Читайте нас: