ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
30 гыйнвар 2020, 17:05

Ил патриотларын тәрбияләү максатында

Җәмәгатьчелек оешмаларында

Русиянең Армиягә, авиациягә һәм флотка хезмәттәшлек итү буенча ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) районыбыздагы бүлекчәсенең IX хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова катнашты.
Әлеге оешманың районыбыздагы уналты беренчел бүлекчәләреннән дүрт дистәдән артык делегат сайланган иде. Теркәлү барышында аларга тутыру өчен анкета битләре таратылды, тавыш бирүдә катнашу өчен вакытлыча таныклыклар тапшырылды.
Җәмгыятьнең райондагы бүлекчәсе рәисе, ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе Фларит Зөфәр улы Гайнетдинов, чараны ачып җибәреп, утырышның эшче органнарын сайлау турында сүз кузгатты. Оешманың урындагы бүлекчәсе советы әгъзасы Риф Ринат улы Шакиров президиум составына тәкъдим иткән делегатлар һәм чакырылучылар кандидатлары тавышка куелды һәм бердәм тавыш бирү юлы белән ДОСААФның районыбыздагы бүлекчәсе рәисе Фларит Зөфәр улы Гайнетдинов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов президиум әгъзалары, бер үк вакытта утырышның редакция комитеты әгъзалары итеп тә сайлап куелды. Башка эшче органнар да сайланып беткәч, утырышны алып бару Светлана Фларис кызы Шакировага күчте.
Көн тәртибенә тикшерүгә ике мәсьәлә чыгарылды:
  1. ДОСААФның Башкортстан Республикасы Чакмагыш районындагы бүлекчәсенең 2015 елның 22 гыйнварыннан 2020 елның 21 гыйнварына кадәрге чордагы эшчәнлеге турында хисап.
  2. Бүлекчәнең яңа җитәкчесен сайлау.
  3. Фларит Зөфәр улы Гайнетдинов үзенең хисап чыгышында күрсәтелгән чорда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар турында җентекләп белдерде, үсеп килүче яшь буынны Ватан патриотлары итеп тәрбияләүгә өлеш кертүче хезмәткәрләрне мактап телгә алды, бу юнәлештә муниципаль район хакимиятенең, төрле оешма-учреждениеләрнең зур ярдәме булуын ассызыклады. Ул шулай ук матдитехник базаны ныгыту, төрле белгечләр әзерләү эшчәнлегендә ирешкән уңышлар белән беррәттән кайсыбер юнәлешләрдә юл куелган сүлпәнлекне дә атап үтте, алардан арыну юлларын атады. Артабан алда торган бурычлар белән таныштырды һәм бу эштә барлык бүлекчәләрне актив катнашырга чакырды.
    Чыгыш буенча фикер алышуларда хәрби комиссар Альберт Хәбиров, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, бүлекчә советы әгъзасы Руслан Гыйрфанов, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев катнашты, оешманың узган биш еллык эшчәнлеге бертавыштан уңай бәһа алды.
    Вакытлыча делегат таныклыкларын мандатларга алыштыруга бәйле тәнәфес игълан ителер алдыннан мандат комиссиясенең хисабы тыңланды һәм кабул ителде.
    Тәнәфестән соң көн тәртибенә чыгарылган икенче мәсьәләгә күчтеләр. Светлана Фларис кызы бүлекчә рәисе кандидатурасын тавышка куяр алдыннан бу җәһәттән ДОСААФның БР буенча төбәк бүлекчәсе рәисе Игорь Нуриман улы Нурмөхәммәтовның тәкъдиме, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фщнил улы Ямалеевның конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгате белән таныштырды. Артабан утырышта катнашучылар бертавыштан Фларит Зөфәр улы Гайнетдиновны яңа срокка Армиягә, авиациягә һәм флотка ирекле хезмәттәшлек итү җәмгыятенең (ДОСААФ) районыбыздагы бүлекчәсе рәисе итеп сайлап куйдылар. Светлана Фларис кызы аңа артабан да уңышлар теләде һәм алда торган бурычларны бергәләшеп тайпылышсыз үтәргә өндәде.
    Читайте нас: