ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
30 гыйнвар 2020, 17:10

Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале

Район мәдәният йортында Чакмагыш муниципаль районы оештырылуның 90 еллыгына багышланган “Авылым – туган йортым” дип аталган Шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) әгъзаларының чираттагы фестивале үтте.

Район мәдәният йортында Чакмагыш муниципаль районы оештырылуның 90 еллыгына багышланган “Авылым – туган йортым” дип аталган Шаяннар һәм тапкырлар клубы (КВН) әгъзаларының чираттагы фестивале үтте.
Анда район үзәгенең “Гимназия”, беренче урта мәктәпнең “18+”, Имәнлекул авыл биләмәсенең “Имәнлекул Герлз” һәм Үрнәк авыл биләмәсенең “Көсәкәй яшьләре” командалары җор сүзлелектә, тапкырлыкта һәм юмор хисләренә ия булуга көч сынашты.
Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлзия Сабир кызы Ситдикова, Яшьләр үзәге директоры Фируза Фәнәви кызы Сакаева, муниципаль район Советы карамагындагы Яшьләр советы рәисе Айгөл Илмер кызы Нәбиева, район мәдәният йорты директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Денис Илфак улы Мансуровны берләштергән жюри әгъзаларына бәйге тотучы берсеннән-берсе оста, киң эрудицияле, күпкырлы белемле, талантлы команда әгъзалары чыгышларына бәһа бирү җиңел генә бирелмәгәндер, дип уйлыйбыз.
Темасына туры китереп, һәр команда иң тәүдә “Ә безнең ихатада” дип аталган визит карточкаларын, артабан “Үз йортыбыз түбәсе астында” темасына музыкаль өй эше бәйгеләрен тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, чынлап та, һәр команда яхшы әзерлек, шактый шомарган осталык белән аерылып торды. Чыгышларны бәһалау барышында Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр концерт номерлары белән сөендерде.
Менә, ниһаять, иң-иңнәрне ачыклау мәле җитте. Балларны исәпләгән нән соң “Гимназия” командасы вәкилләре иң шаян һәм тапкырлар дип табылды, алар шулай ук “Иң музыкаль команда” әгъзалары да булып чыкты. Икенче урын Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “18+” командасына бирелде, “Стильле команда” бәһасына да лаек булды алар.
“Көсәкәй яшьләре” командасы чыгышы өченче урынга лаек булды, аларда “Иң яхшы хатынкыз роле”н башкаручы Альфира Сафиуллинага аерым бүләк бирелде. Имәнлекуллылар исә, призлы урынга җитә алмасалар да, “Иң яхшы уен номеры” номинациясендә лаеклы бәһа алдылар.
Чараны Илдар Хәмәтгәрәев үзенчәлекле итеп алып барды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренә сәхнәне бизәп, музыкаль озатулары өчен оештыручылар һәм уенчылар гына түгел, тамашачылар да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Читайте нас: