ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
31 гыйнвар 2020, 16:20

“Җырда калсын безнең гомерләр...”

30 гыйнварда район мәдәният йортында танылган якташыбыз, Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты Илфак Смаковның тууына 80 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе һәм аның исемендәге җырчылар конкурсы үтте.

30 гыйнварда район мәдәният йортында танылган якташыбыз, Русия Федерациясенең атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты Илфак Смаковның тууына 80 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе һәм аның исемендәге җырчылар конкурсы үтте. Моңа кадәр район күләмендәге җыр бәйгесе булган бу иҗади конкурсның географиясе киңәйде – ул төбәкара конкурс статусына ия булды. Мәшһүр якташыбызның юбилеена багышланган быелгы бәйгедә үзебезнең район сәхнә осталарыннан тыш Аскын, Чишмә, Мишкә, Кушнаренко районнарыннан, Дүртөйле, Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән башкаручылар катнашты. Конкурсантларның осталык дәрәҗәсен Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, сәнгатъ фәннәре кандидаты, профессор Идрис Газиев (жюри рәисе), Башкортстанның халык артисты Асия Смакова, республика халык иҗаты үзәгенең жанрлар буенча баш белгече Наталья Кондакова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, И.Смаков призына 1993 елда беренче тапкыр үткән җырчылар конкурсының Гран-при иясе Фәүдәт Гыйләҗев, мәдәният йорты директоры Эльвир Халиковны берләштергән жюри бәһалады.
Конкурста гран-прины Чишмә районының вокаль ансамбле яулады.
Читайте нас: