ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
4 февраль 2020, 17:45

Программа зур мөмкинлекләр ача

Җирле инициативаларны хуплау программасы район авыллары җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр ача.

Җирле инициативаларны хуплау программасы район авыллары җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр ача. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы һәм район хакимияте халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур әһәмият бирә. Авыл биләмәләре шушы программада катнашып, халык белән берлектә нинди дә булса төзекләндерү эшен башкарып чыга.
Узган 2019 елда җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә Үрнәк авыл Советына караган Көсәкәй авылына юл салынды. Агымдагы 2020 елда шушы ук биләмәдә урнашкан Киндеркул авылына җирле инициативаларны хуплау программасы нигезендә юл төзекләндерү каралган. Бу җәһәттән Үрнәк, Аблай мәктәпләрендә әлеге программаның асылы, анда катнашу шартлары белән таныштыру максаты белән аңлату эше алып барылды, рәсем конкурслары үткәрелде. Балалар аларда зур теләк белән катнашты. Һәркайсы юлны ничек төзекләндереп булачакны күзаллап, үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен иҗади эшләрендә – рәсемнәрдә тасвирлады.
Читайте нас: