ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 февраль 2020, 18:15

Әфганчылар белән очрашу

Соңгы совет солдатының Әфганстан җиреннән чыкканына өч дистә елдан артык вакыт узды. Анда меңләгән Совет офицеры һәм солдаты үзләренең интернациональ бурычын үтәде.

Соңгы совет солдатының Әфганстан җиреннән чыкканына өч дистә елдан артык вакыт узды. Анда меңләгән Совет офицеры һәм солдаты үзләренең интернациональ бурычын үтәде. Әлеге сугыш ун елдан артык барды ,күп корбаннар китерде. Районыбызның Сыйрышбаш авыл мәдәният йортында Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Биредә әфганчылардан Мансаф Рәхимов,Газинур Гафаров,Альберт Исмәгыйлов катнашып, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар,кичәне алып баручы И.Мәгалимова һәм Г.Шәйбәкованың күп төрле сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучылар канлы бәрелешләрдә булган батыр авылдашларын игътибар белән тыңладылар. Очрашу авыл үзешчәннәре һәм укучыларның матур җырлары ,дәртле биюләре белән үрелеп барды. Биредә шулай ук әфганчыларга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды ,видеоязма күрсәтелде.
Читайте нас: