ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 февраль 2020, 14:10

Истә калырлык очрашу булды

15 февральдә илдә билгеләнгән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышлап, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективы интернационалчы-яугирләрнең район оешмасы белән берлектә “Күңелле стартлар” чарасын оештырды.

15 февральдә илдә билгеләнгән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышлап, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе коллективы интернационалчы-яугирләрнең район оешмасы белән берлектә “Күңелле стартлар” чарасын оештырды. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү программасы чикләрендә һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатында үткәрелгән бу чарада Чакмагыш гимназиясенең 2“Д” сыйныфы укучылары катнашты. Аларны Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Л.М.Абдрахманова сәламләде һәм ярышларда уңышлар теләде. Укучылар белән очрашуга хәрби хезмәт елларын утлы-давыллы Әфганстан җирендә үткән яугир Рәлиф Рафаэль улы Гарифуллин чакырылды. Балалар зур игътибар белән аның хезмәт еллары турындагы хәтирәләрен тыңладылар. Яугир ветеран аларга сугыш яланындагы дуслык, бер-береңә ярдәмгә килү, бердәмлек барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләде, укучыларны яхшы укып, төпле белем үзләштерергә, спорт белән шөгыльләнеп чыныгырга, физик яктан көчле булырга өндәде. Чара барышында Балалар сәнгать мәктәбендә педагоглар С.В.Вәлиева белән Р.М.Төхвәтуллина җитәкчелегендә музыка сәнгате серләрен үзләштерүче Азалия Меньшенина, Денис һәм Данил Сәмигуллиннар, Ринат Сәетгәрәев Әфган сугышында һәлак булучылар турындагы якты истәлекне хөрмәтләп, музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.
Артабан укучылар “Яшен” һәм “Йолдыз” дип исемләнгән командаларга бүленеп, осталыкта, җитезлектә көч сынаштылар. Тренер-укытучылар Э.И.Гайнуллина белән Э.Р.Дәүләтшина алар өчен бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. Командалар әгъзалары бар тырышлыкларын салып ярышларда катнаштылар. Чара ахырында аларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Читайте нас: