ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 февраль 2020, 17:10

Китапханәдә өстәл уеннары оештырылды

Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге комьютер заманында да алар популярлыгын югалтмый.

Өстәл уеннарын бик борынгы заманнарда ук уйнаганнар. Бүгенге комьютер заманында да алар популярлыгын югалтмый. Иске Калмаш авыл китапханәсенә шушы көннәрдә өстәл уеннарын яратучы балалар жыелдылар. Алар өчен әйдәүче китапханәче Зөлфия Сәбгыянова классик өстәл уеннары: шахмат,шашка,лото,домино,мозаика уйнау өчен өстәлләр әзерләде. “Бу уеннарның кагыйдәләре шактый гади,әмма аларның логик тирәнлеге күңелгә рәхәтлек бирә. Тагы да балаларга мондый очрашулар аралашу,вакытны файдалы үткәрү мөмкинлеге бирә,”-диде Зөлфия Финал кызы. Өстәл уеннары вакытны күңелле үткәрү чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга,вак моториканы үстерергә дә ярдәм итә. Чарада катнашучылар уеннарда актив катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр.
Читайте нас: