ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 февраль 2020, 12:10

Республика күләмендә хөрмәтләнде

Узган атнаның пәҗешәмбе көнендә Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлында төбәкнең иң актив “санлы” волонтерларын тәбрикләделәр.

Узган атнаның пәҗешәмбе көнендә Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлында төбәкнең иң актив “санлы” волонтерларын тәбрикләделәр. Алар – үткән елның октябрь аенда тоташ ил, шул исәптән безнең республика да санлы телевидение тапшырулар карауга күчкәндә гражданнарга иң күп ярдәм күрсәтүчеләр. Бу көнне бүләкләнгән 90 иң актив ирекмән арасында безнең райондашыбыз – Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече ИЛЬВИРА ҖӘҮДӘТ КЫЗЫ ШӘЙНУРОВА да бар иде. Аңа Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълумат чаралары агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Читайте нас: