ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
18 февраль 2020, 17:25

Хәтерләрдән һаман җуелмый ул

15 февраль – илебез өчен истәлекле көн. Ул Русиядә хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

15 февраль – илебез өчен истәлекле көн. Ул Русиядә хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Федераль законга ярашлы, әлеге истәлекле дата 2010 елның 29 ноябрендә рәсми статуска ия булды. Бу көнне хезмәт бурычы буенча төрле елларда чит илләрдә, илебезнең төрле төбәкләрендә кабынган хәрби бәрелешләрдә катнашкан хөрмәтле ир-егетләр зурлана, һәлак булган яугирләр турындагы хәтер яңара. Әлеге вакытта безнең районда 200 дән артык Әфган сугышында һәм Чечен Республикасындагы хәрби конфликтларда катнашкан яугир яши.
Районыбызда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына багышланган бик күп чаралар үтте. Яугирләр һәйкәлләренә чәчкәләр салынды, авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә очрашулар, Хәтер сәгатьләре оештырылды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ГТО фестивале, чаңгы ярышлары үткәрелде.
Моннан тыш, озак еллар инде бу көнне районыбызда яшәүче “әфганлылар” очрашуга чакырылып, алар хөрмәтенә район мәдәният йортында тантаналы чара оештырыла. Быелгы очрашуга да бу утлы сугыш юлларын узган яугирләр байтак җыелган иде.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга мөмкин.
Читайте нас: