ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
19 февраль 2020, 17:10

Халыкара диктант языла

21 февральдә Башкортстанда яшәүче милләтләр телләрендә Халыкара диктант язылачак.

21 февральдә Башкортстанда яшәүче милләтләр телләрендә Халыкара диктант язылачак. Республикада яшәүчеләр аны башкорт, рус, татар, чуваш, мари, удмурт телләрендә язачак. Акцияне Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан халыклары Ассамблеясы Советы, Бөтендөнья башкортлары корылтае берлектә оештыра.
Диктант 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышлана. Акциядә катнашучылар элек шушы дивизиянең сәяси бүлеге начальнигы урынбасары булган Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы-публицист Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” әсәреннән өзек буенча укылган диктант язачак. Башкортстан халыклары телләренә текстны республика югары уку йортлары укытучылары тәрҗемә итте.
Акция югары уку йортларында, колледжларда, гомум белем бирү һәм якшәмбе мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә урнашкан берничә мәйданчыкта берьюлы үтә. Халыкара диктант акциясе 12.00 сәгатьтә башлана.
Мәгълумат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы, фото – ачык чыганаклардан.
Читайте нас: